Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр күле буенда Тукай скверы булачак

Яшел Үзән шәһәренең йөзек кашы булган күлне инде хәбәр иткәнебезчә, реконструкцияләячәкләр.

Бу уңайдан халык катнашында берничә семинар да оештырылды.
Соңгысына халык аеруча күп килгән иде. Монда шәһәр күлен төзекләндерергә алынган архитектор Артем Малыхин халык теләкләрен искә алып төзекләндерү проектын тәкъдим итте. Анда паркка матур керү урыны, балалар мәйданчыгы, күл буенча ике терраса, Хәрби-диңгез флоты мәйданчыгы, пирслар һәм суга төшү урыннары каралган. Халык соравы буенча спорт мәйданчыгын проектлауны да кирәк тапканнар. «Куба» ял комплексы фасадын да шушы проектка яраштырып яңадан буярга була, диләр проектны тәкъдим итүчеләр.
- Без шәһәр күле буенда Тукай аллеясе булуын, анда бөек шагыйрьнең әкият геройлары скульптуралары куелуын теләгән идек. Өлкәннәргә онык­лары белән ял итү һәм милли тәрбия бирү урыны юк иде бит. Бу турыда мин газетада язып та чыккан идем, - ди Әбү Хәнифә мәдрәсәсе укытучысы Вафилә ханым Хикмәтуллина. Архитектор Артем Малыхин аллея урынына тулы бер сквер проектлаган.
- Монда үз чараларыбызны, мәсәлән, шигырь укучылар конкурс­лары, Тукай белән бәйле чаралар уздырырга менә дигән урын булачак, - дип канәгатьләнүен белдерде мөгаллимә ханым.
Хәзер шәһәр күлендә төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Тиздән, шундый юл - халык семинарлары ярдәмендә «Родина» мәдәният сарае янындагы шәһәр паркы да төзекләндереләчәк. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман шәһәр халкыннан тәкъдимнәр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев