Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәр читендә яшәүчеләр тирә-юньгә битараф түгел

Загородная урамы «Безнең ишегалды» программасына кертелерме?

Яшел Үзәннең Загородная урамында без бик сирәк булсак та, аның даими яшәүчеләре һәм юлсызлыктан интегүчеләре бар.

Ул шәһәр читендә урнашканлыгы белән үзенчәлекле. Бәлки шуңа күрә, төзекләндерү эшләре дә ул тирәгә тоткарланып барып җитә. Әмма Загородная күрше республикага чиктәш һәм шәһәрнең йөзен күрсәтә. Юкка гына театр элгечтән башлана, дип әйтмиләр. Йорт тирәләре матур, чис та һәм төзек булса, аның башка урыннарының да шундыйлыгына шик-шөбһә калмый.

Монда хәзер күп катлы 4 йорт торып калган. Башкаларын тузган торак программасы буенча сүткәннәр. Ә яшәүчеләре аз түгел. Алар бер яктан мондагы иркенлеккә, яшеллеккә өйрәнсә, икенче яктан төзекләндерү эшләрен дә көтә. Алар 2021 елда юлларны ясарлар, ишегалларын заман стандартларына туры китерерләр дип өметләнә. Көтеп ятып кына да булмый шул, ишегалларын үзләре дә төзекләндерә. Олысы-кечесе, бергәләшеп, территорияне чистарталар, аллы-гөлле чәчәкләр утырталар, һәм алар белән тукталып калмыйча, йортларның подвалга керә торган урыннарын бизәргә тотынганнар.

Инициаторы — 31нче йортта яшәүче Вера Золотова. Аның бу башлангычын яшәүчеләрдән Зөлфия Камилова, Валентина Симонова, Елена Умылина, Нина Агапова һәм башкалар яклап чык кан. Ә рәссам Валентина Симонова йорт стеналарына матур-матур рәсемнәр төшерә башлаган. Шундый масштабта буяуга буялып рәсем ясау җиңел түгел. Талант та кирәк, теләк тә.

— «Энергосервис» ҖЧҖ ЖКО хезмәткәрләре, җитәкчесе Шамиль Якуповның һәм мастер Гөлнара Кәримованың оештыруында, ишегаллары төзекләндерелә. Алар безнең бөтен мөрәҗәгать-тәкъдимнәрне исәпкә алып, игътибардан калдырмыйлар. Предприятие коллективына рәхмәтебез зур, — дип сөйли төзекләндерү эшләрендә актив катнашучыларның берсе Зөлфия Камилова. — «Торак комплексы» идарә компаниясендә дә зур эш башкарыла. ОТЭЖФ җитәкчесе Искәндәр Әхмәдуллин белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Ул бик грамоталы җитәкче. Инженерлар Марат Якупов һәм Людмила Пеменова шулай ук һәр проблеманы тиз арада хәл итәргә әзерләр.
Зөлфия Камилова битараф булмаган кешеләр яшәгән һәм эшлекле хезмәткәрләр көч куйган Загородная урамының игътибарсыз калмаслыгына ышана.

Бу урамның үзенең зур булмаган инфраструктурасы да бар: «Ладушки» 16нчы балалар бакчасы (анда хәзер капиталь ремонт бара), почта бүлеге, китапханә, кибет – минимаркет, җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә торган котельный, шәһәр пляжы, лагерь һәм 2 шифаханә. Әмма юлсыз яшәүдән туйган кешеләр түземсезлек белән Загородная урамының 2021 елда «Безнең ишегалды» программасына кертелүен һәм аның тагын да матураячагын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев