Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шпротлы яңа ел салаты

​​​​​​​Әлеге гади дә, тәмле дә салат шпрот яратучыларның күңелләренә хуш килер дип ышанабыз.

Кирәк була:

  • шпрот – 1014 данә
  • эретелгән сыр – 90гр
  • пешерелгән йомырка – 2 данә
  • кыяр (“свежий”) – 1 данә
  • ак ипи – 70 гр
  • майонез
  • сарымсак – 2 тырнак

Бизәү өчен:

  • укроп 1 бәйләм 
  • черри помидоры – 34 данә
  • зәйтүн җимеше – 34 данә
  • татлы борыч – берничә кисәк

Ак ипине вак шакмакларга турыйбыз һәм коры табада киптерәбез. Эретелгән сырны вак угычтан уабыз. Моны эшләр алдыннан суыткычның катыра торган камерасына  15-20 минутка куеп торсагыз, эш җиңеләер. Каты итеп пешерелгән йомыркаларны, шулай ук, вак угычтан уабыз. Сарымсакны ваклыйбыз. Кыярны бик нәзек ярымтүгәрәкләргә турыйбыз.

 

Салат тәлинкәсенә майонез белән чыршы контурын, эченә дә нәзек кенә сетка ясагыз. Беренче катлам итеп, чыршы формасында сохариларны тезегез, өстенә сарымсакның ярты өлешен сибегез. Бу катламга, сохари җебемәсен өчен майонез сыларга кирәкми, астында калганы да җитәчәк.

Икенче катлам – эретелгән сыр һәм калган сарымсак. Өстенә җиңелчә генә майонез.

Өченче катлам – пешкән йомырка һәм майонездан сетка.

Дүртенче катлам итеп шпротны җәяргә. Артык маен алыр өчен, алдан кәгазь салфеткага алып куйсагыз да була. Өстән, шулай ук, майонездан сетка.

Соңгы катлам – кыяр белән чыршыны тышлыйбыз. Соңгы эш итеп, салатны укроп ботаклары, зәйтүн җимеше, черри помидоры һәм болгар татлы борычы белән бизибез. Теләк буенча, шулай ук, бытбылдык йомыркасы, оливки, сыр һ.б. кулланырга мөмкин.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салат на праздничный стол рецепты с фото лучшие рецепты салат из шпрота