Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Шома бас» бию фестивале

- Олы Яке авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Шома бас» бию фестивале узды.

Биредә 9 яшьтән алып 65 яшькәчә үзешчәннәребез катнашып, бию сәнгатендәге осталыкларын, булганлыкларын күрсәтеп таң калдырдылар. Аларның һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышлары астында үтте,- дип сөйләде Олы Яке авылы клубының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова. 
Фестиваль кысаларында күптөрле милләт биюләре, әйтик, «Ярмәк», «Кодагыйлар», «Башкорт», «Чегән» биюләре башкарылган. 
Бигрәк тә, Яшел Үзәндә гомер кичерүче, шул авыл кияве Илдус Рәхимовның «Грузин» биюе барча кешенең күңеленә хуш килде. 
Бәйрәмебезгә, хәтта, күрше - тирә авыллардан да килгәннәр. Ике сәгатьлек концерт бер сулыш эчендә үткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев