Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шоколад һәм кофе организмны яшәртә

Әлеге продуктларны даими рәвештә кулланасың икән, картаюны акрынайтасың дигән сүз.

«Яшәртү» процессы белән бәйле булган һәр нәрсә зур популярлык казана. Әмма, берничә елга яшь булып күренү өчен косметологик манипуляцияләр генә түгел, ә күп кенә азык-төлек продуктлары да ярдәмгә килә, ди галимнәр. 
Әйтик, белгечләр сүзләренчә,«яшәртүче» продуктларның исемлегенә сигез азык керә. Биредә яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә түгел, кофе да исәпләнә. Табигый эчемлектә антиоксидантлар бар һәм кешене меланома үсешеннән яклый ала, дип хәбәр итә «Медикфорум» америка Милли онкология институты тикшеренүләренә сылтама белән. 
Исемлектә шоколад һәм яшел чәй бар. Дөрес, шоколадның бары ачы төрен сайларга кирәк. 
Яшелчә һәм җиләк-җимешләр арасында карбыз, помидор, караҗиләк һәм авокадо файдалы матдәләр күләме буенча рекордчылар булып чыккан. Әлеге төр азыкларда аксымнар, антиоксидант һәм витаминнар күп булганга, аларны даими рәвештә куллану мәслихәт. 
Галимнәр, шулай ук, диңгез балыгын, Омега-3кә бай булган поши маен кулланырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев