Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәмсетдиновның әтисе яңа җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр итте

Забайкальеда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның әтисе хәрби частьта уставтан тыш мөнәсәбәтләр турында җинаять эше кузгату турында хәбәр итә. Һәм биредә инде аның улы зыян күрүче буларак чыгыш ясый.

Хәрби частьтә уставтан тыш мөнәсәбәтләр каралган яңа җинаять эше турында Шәмсетдиновның әтисе хәбәр итә. Аңа моны педагог-психолог әйтә. Ир ассызыклаганча, аңа эш буенча шикләнелүченең кем булуы һәм аның нинди маддә буенча кузгатылуы билгеле түгел.
«3 яки 4 ноябрьдә, Рамил укыган Тобольск Балык сәнәгать техникумыннан педагог-психолог мине частькә озата барды. Нәкь менә ул Рамилгә тән җәрәхәтләре ясалганлыгы турында җинаять эше кузгатылуын әйтте, улым анда зыян күрүче буларак уза. Психологка бу хакта эш алып барган тикшерүче әйткән һәм Рамилнең тәнендәге кыйналу эзләренең фотосурәтләрен күрсәткән", - дип яза РКБ мөгьлүмати агентылгы Сәлим Шәмсетдиновның сүзләрен китереп. 
25 октябрьдә Забайкальедагы 54160 хәрби частендә 8 кеше атып үтерелә. Рядовой Рамил Шәмсетдинов хезмәттәшләренә каршы ут ача. Сигез кеше үлә, икесе авыр яралана һәм хәзер алар хастаханәдә.
Һәлак булучыларның гаиләләре 6,68 миллион сум компенсация алган. Шулай ук хәзер торак белән тәэмин итү буенча компенсация мәсьәләсе карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев