Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәхси хуҗалыклар үзе өчен мал чалганда ветеринария белешмәсе кирәкми

Терлекләр җирлектә махсус булдырылган урыннарда гына суелырга тиеш.

Үзе үстергән малны сату өчен түгел, үз кулланылышы өчен суйган очракта гына ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

2018 елның 1 июленнән ветеринариядә мәҗбүри электрон сертификацияләнүгә күчә. Әлеге системада эшләгән җитештерүчеләрнең продукцияләре ныклы ветеринар күзәтүендә булачак. Мәсәлән, бозауның үсеп, казылык яки башка ярымфаб­рикат рәвешендә кибет киштәләрендә урын алганчыга кадәрге юлын күзәтеп барырга мөмкин.
Терлекләрнең ветеринария чараларын даими узуы һәм җирлектә махсус булдырылган урыннарда гына суелырга тиешлегенә аерым басым ясалды.
– Әгәр дә үзләре ашау өчен суелса һәм күршеләре ул итнең зарарсыз булуына ышана икән, ветеринария оешмалары моңа каршы түгел. Бары тик аны кая да булса барып сата алмаячак­лар, –  дип аңлатты Казан шәһәре ветеринар берләшмәсенең ветеринар табибы Булат Нури­әхмәтов.
Ул авыл җирлекләрендә үз хуҗалыкларындагы сыерлардан савылган сөтне җыючыларга тапшырмыйча, күрше авылларга барып сатучылар да барлыгын искәртте. Әлбәттә, ул сөт бернинди дә лаборатория тикшерүләрен узмаган.
– Бусы инде закон бозуга керә һәм андый башбаштак­лык өчен җаваплылык каралган. Мондый очракларны кисәтү һәм булдырмау өчен эш алып барыла. Җирлекләрдәге ветеринар оешмасы хезмәткәрләре андый «эшмәкәрләрне» ачыклау буенча рейдлар оештыра һәм халык арасында, лаборатор тикшерү узмаган продуктларның сәламәтлеккә зыя­ны турында әңгәмәләр уздырыла, – диде белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X