Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ШИКӘР – сәламәт булыйм дисәң, кулланудан иң беренче төшереп калдырыла торган продуктларның берсе

Бәлки шикәр планетабызда иң куркыныч наркотиктыр? Шикәр яратучы кешеләр аңардан башка яши алмый. Ә аның тереклеккә үтергеч йогынтысы турында бик сирәк ишеттерәләр.

Нэнси Эплтон “Шикәрсез тормыш” китабында әлеге татлы нәрсәнең зарарлы 59 сәбәбен атый:
1.Шикәр иммунитет кимүенә ярдәм итә.
2.Минерал матдәләр алмашының бозылуына китерергә мөмкин.
3.Ярсучанлык, дулкынлану, игътибар кимүенә, балаларның киреләнүенә китерергә сәләтле.
4.Триглицеридлар (канда май) күләменең шактый артуына сәбәпче.
5.Бактерияле инфекцияләргә каршы торучанлыкны киметә.
6.Бөерләр зарарлануына китерергә мөмкин.
7.Югары тыгызлыктагы липопротеидлар (“яхшы” холестерин) күләмен киметә.
8.Хром микроэлементы дефицитына китерә.
9.Күкрәк, күкәйлекләр, эчәклек, туры эчәк, простата рагы китереп чыгаруга ярдәм итә.
10.Глюкоза һәм инсулин күләмен арттыра.
11.Бакыр микроэлементы дефицитына китерә.
12.Магний һәм кальцийның үзләштерелүен боза.
13.Күрү сәләтен киметә.
14.Серотонин нейромедиатор (гормон) концентрациясен арттыра.
15.Гипогликемия (глюкоза күләме кимү) китереп чыгарырга мөмкин.
16.Ашказанында кислота артуына китерә.
17.Балаларда адреналин күләмен арттырырга сәләтле.
18.Ашкайнату трактында тайпылышлар булган пациентларда туклыклы матдәләр үзләштерелүен боза.
19.Яшь белән бәйле үзгәрешләрне тизләтә.
20.Алкоголизм үсешенә ярдәм итә.
21.Кариес китереп чыгара.
22.Симерүгә китерә.
23.Язва колиты таралу куркынычын арттыра.
24.Ашказаны һәм уникеиллеэчәктә язва авыруы ялкынсынуына китерә.
25.Артрит таралуына китерә.
26.Бронхиаль астма өянәген кузгата.
27.Гөмбәчекле авыруларны китереп чыгаруда роль уйный (ярсыткычлар - Candida albicans).
28.Үт куыгында таш барлыкка киретә ала.
29.Йөрәктә ишемия авыруының таралу куркынычын арттыра.
30.Кискен аппендицитның сәбәбе булырга мөмкин.
31.Таркау склерозга китерә ала.
32.Геморрой чыгуга булышлык итә.
33.Кан тамырларында варикоз мөмкинлеген арттыра.
34.Бала узуга каршы гормональ таблеткалар кулланучы хатын-кызларда глюкоза һәм инсулин күләменең артуына китерергә мөмкин.
35.Пародонтоз булуга ярдәм итә.
36.Остеопороз үсеше куркынычын арттыра.
37.Төкерекнең кислоталылыгын арттыра.
38.Инсулинга сизгерлекне боза.
39.Глюкозага толерантлылыкның кимүенә китерә.
40.Үсү гормонын эшләп чыгаруны киметергә мөмкин.
41.Холестерин күләмен арттырырга сәләтле.
42.Систолик артериаль кан басымын күтәрергә булыша.
43.Балаларда йокы килү теләген уята.
44.Баш авыртуына сәбәпче була ала.
45.Аксымнар үзләштерелүен боза.
46.Ризык аллергиясе сәбәбе булып тора.
47.Диабет үсешенә булыша.
48.Йөкле хатын-кызларда токсикоз китереп чыгара.
49.Балаларда экзема барлыкка китерергә ярдәм итә.
50.Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә китерә.
51.ДНК структурасын бозарга мөмкин.
52.Аксымнар структурасын бозарга мөмкин.
53.Коллаген структурасын бозып, җыерчыкларның иртә барлыкка килүенә китерә.
54.Катарактага китерергә мөмкин.
55.Үпкәләр эмфиземасы барлыкка килүгә ярдәм итә.
56.Атеросклероз таралуга булыша.
57.Түбән тыгызлыктагы липопротеидлар артуына китерә.
58.Кан юлларында ирекле радикаллар барлыкка китерә.
59.Ферментларның функцияле активлыгын киметә.
Һәм болар рәсми расланганнары гына...
Шикәргә менә дигән альтернатива бар – бал, киптерелгән җимешләр, шыттырылган арпа, өрәңге, агава, стевий сироплары...
Ризыгыгыз дәва булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев