Шикле машина йөртүчеләргә битараф булмагыз
2019 ел башыннан руль артына салмыш хәлдә утырган машина йөртүчеләр гаебе белән 31 авария чыккан.
Моңа бәйле рәвештә гражданнарның иминлеген саклау максатыннан, машина йөртүчеләрне тикшерү буенча күмәк чаралар оештырыла. Һәм тикшерү барышында 9 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 4есендә мәҗбүри иминият полисы булмаган, 4се иминлек каешын эләктерүне кирәк дип санамаган, ә берәүнең номерлары ачык күренмәгән.
Инспекторлар халыкка мөрәҗәгать итә: юлларда исерек хәлдә утырган, шикле машина йөртүчеләрне күрәсез икән, битараф калмагыз. Кесә телефоныннан 112 яки Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең 4-47-04 телефонына шалтыратыгыз. Шулай итеп сез бәла-казаларны булдырмауда ярдәм итә аласыз. Ә инспекторлар һәр хәбәр буенча тиешле чараларны күрәчәк.
Инсаф Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев