Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шигърияткә гашыйк алар

Язлар безгә Тукай белән килә. Әйе, кабат апрель, Тукай ае, шигырь бәйрәме.

Туган телебезгә, шигърияткә битараф булмаганнар менә быел да авыл китапханәсенә бөек шагыйребезнең тууына 133 ел тулуга багышланган кичәгә җыелдылар. Быел театр елы да булганлыктан Тукайның күп кенә әкиятләрен "Кәҗә белән сарык", "Таз", "Ана", – дигәнен, "Җырлы күңел" түгәрәгенә йөрүчеләр бик кызыклы итеп, инде лаеклы ялда булуларына карамый, әкият геройлары булып киенеп, сәхнәләштереп күрсәттеләр. Гомумән, быел әлеге чарага ныклап хәзерләнгәннәре күренеп тора, бөек шагыйребезнең сүзләренә язылган җырлар, шигырьләрен башкарып, Тукай иҗатын төрле яклап ачып бирделәр. Укытучы, күп кенә фәнни-эзләнү эшләре авторы Роза Ягудина районыбызның Тукай белән бәйле авыллары Бәчек, Мулла Иленә сәяхәт иттерде, безнең авылда туып-үскән танылган тәрҗемәче, шагыйрь Вил Ганиев тарафыннан Тукайның күп шигырьләре русчага тәрҗемә ителүен сөйләде. Мәчетебездә дин дәресләре укытучы Рәмзия ханым Йосыпова исә , Тукай шигырьләрендә яшь буынга дини тәрбия бирү, явызлыкларга каршы тору, мәгърифәт чыганагы буларак динебезнең роле турындагы иҗатына тукталды. Шунысын да искәртеп үтим, олылар белән бергә мәктәп укучылары, "Разноцветная зебра" түгәрәгенә йөрүче балалар чыгышы да бәйрәмгә аеруча ямь бирде. Балаларның күңелен күреп игелекле гамәлләре белән билгеле ханымнар Мәдинә Гыйззәтуллина, Люция САдыйковалар күчтәнәчләр дә алып килгәннәр. "Җырлы күңелгә" инде егерме еллап йөрүчеләр баянчы, шагыйребез Альберт Илмөхәммәтов, ак әбиебез Әлфия апа Насыйбуллиналар өчен икеләтә бәйрәм булды, аларны туган көннәре белән тәбрикләп, бүләкләр дә тапшырылды. Бәйрәмне тәмамлап китапханәче Алсу Садикова тамашачыларга, катнашучыларга рәхмәтен җиткергәч, телебезгә мәхәббәт уяткан "Туган тел" җыры белән кичә тәмамланды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев