Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шигъри күңелле Шәмсенур

Мәңгегә ерылган ярлар, ялгызлыктан каерылган канатлар...Ачы язмыш телгәли күңелләрне, сагыш утларында яндыра, йокысыз төннәрдә уйландыра...Бик еракта калган, яшьли сөйгән ярлар һич онытылмый, хәтердән җуелмый...

Хөрмәтле авылдашыбыз, бик күп кайгылар, югалтулар кичергән, иртә тол калган, өч бала әнисе, Сабитова Шәмсенур, язган яңа шигырь дә үлмәс мәхәббәткә багышланган.
Бик зур рәхмәт, Шәмсенур, бу моңсу юлларыңа. Ходай сиңа бәхет, шатлык, нык сәламәтлек бирсен!

 

Роза Ягудина.

Норлат

Бер язларда, бер көзләрдә көтәм сине
Чыгып синең юлларыңа,
Эзлим синең эзлэреңне,
Тик аңламыйм ул эзләрне:
Күптән юган кар сулары,
Юган аны инде күптэн
Көзнең салкын яңгырлары...
Юк. Мин аңлыйм,
Тик аңламый аны йөрэк!
Болай булмый! Йөрәгемә аңлатырга кирәк...
Син ярсыма, йөрэккәем, шуны аңла:
Буйсынырга кирәк бары язмышыма ,
Язмышыма,язмышыма...
Мөмкин түгел очрашырга,
Гомер үткэн, язлар үткэн ,
Җэйләр үткән, көзләр үткән,
Гомеремнең көзе килеп җиткән,
Чәчләремэ инде хэзер кырау төшкэн. ..

 

 

Сабитова Шамсенур.2018.04.05

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев