Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шешәдәшен талаган

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 24 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ ҖКның 1нче маддәсенең 162нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (талау, ягъни көч куллану, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган чит милекне урлау максатларында һөҗүм итү) гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, әлеге эш фигуранты 2019 елның 12 маенда Васильево бистәсендәге Радужная урамындагы йорт янында элегрәк бергә спиртлы эчемлекләр кулланган ир-атка һөҗүм ясый. Шул ук вакытта, ул башта ирнең йодрык белән битенә суга, тегесе җиргә аугач та кыйнавын дәвам итә. Шуннан соң, һөҗүмче ачыктан-ачык зыян күрүчедән кесә телефонын һәм банк картасын талап алып кына калмый, ә картасының пин-кодын атавын да таләп итә. Шул ук көнне ул аның картасыннан 182 сум акча ала.
Гомуми зыян 2382 сум тәшкил итә. Моннан тыш, зыян күрүче аның сәламәтлегенә уртача авыр лыктагы зыян китергән. 
– Ул үз гаебен тулысынча таныды, – дип аңлатма бирә бу эш буенча прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев. – Гаеп ләнүчегә карата чыгып китмәү һәм үз- үзен тиешенчә тоту турында кисәтү чарасы сайланды.
Җинаять эше, хөкем карары чыгару өчен, Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев