Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шау-гөр килде Тау Иле

Район үзәгендә, зур авылларда милли бәйрәмебезгә нокта куелгач, старт кечерәкләренә бирелде. Минем белән күпләр килешер, бәләкәй салаларда ул күңеллерәк, кызыклырак, җанлырак та үтә. Сере бик гади: халкы бердәм.

Узган шимбәдә Сабантуйны Тау Иле гөрләтте. Чын мәгънәсендә, гөрләде ул, монда алып баручы Шәүкәт Миңнуллин исемен атау да җитә торгандыр. Чөнки теле телгә йокмый, көлдерә дә, җырлата да, биетә дә! Бәйрәм авыл мулласы Хәмит хаҗи Нуруллин догаларыннан, вәгазеннән башланды. Аннан авыл үзешчәннәре концерты белән дәвам итте. Ә уеннарга килгәндә кайсында катнашасы килә: чүлмәк вату, чиләк-көянтә белән чабу, йомыркалы кашык кабып йөгерү, катыктан акча эзләү, муен белән аркан тартышу, гер күтәрү, мото-сука белән чабышу һәм башкалар. Һәр уенда халык теләп катнашты.
Хәзер авылларда атларга кытлык. Әле дә ярый күрше Күгеш авылында Гомәр абый Хәсәнов бар. Ул бизәлгән аты белән сабан туйларыбызга үзенә күрә бер ямь бирә. Быел да Тау Иле кунагы булды, әй рәхәтләнделәр дә инде бала-чага атка утырып әйләнеп. Чыр-чу килеп чират торган балалардан да бәхетле кеше булдымы икән бу көнне?! Курку белмәс малай-кызлар батутта сикерде. Бәхетле әби-бабайлар оныкларын ияртеп уенчыклар сатучы янында бөтерелде. Тамак ачкан кеше шашлык, пылау һәм башка тәм-томнардан авыз итте. 
Әлбәттә, халык көрәшне зарыгып көтте һәм аның иң мавыктыргыч вакыты батырлар көрәше булды. Денис Зыкин, Рәмзис Заһидуллин, Айдар Әхмәтов, Даут Гайнуллин кебек районыбыздагы билгеле егетләребез көрәше мавыктыргыч иде шул. Баш батыр булып, Совет чоры елларының күп Сабантуйлар  батыры булган, легендар көрәшче Мансур ага Сәлахов оныгы Даут Гайнуллин калды. Соңыннан батыр тәкәсен көрәшчеләр белән бүлештеләр. Монысы да үзенә күрә бер матур күренеш, яңалык булды.
Сабантуй тәмам, ә халык күңелендә бары оештыручыларга, иганәчеләргә изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре. Авыл халкын шатландырган өчен игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сабантуйлар гөрләп торганда, милләтебез яши әле!

Гөлфирә Җәләлетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Шау-гөр килде Тау Иле

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарча "сабантуй" түгел, ә "сабан туе".