Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ШАТЛЫК ДУЛКЫННАРЫ ӨСТЕНДӘ

Элек сәламәтлекләре белән бәйле рәвештә мөмкинлекләре чикләнгән затларга һәм үзенчәлекле диагнозлы балаларга җәмгыятьтә актив тормыш алып барырлык мөмкинлекләр бик юк иде.

Ә хәзер  кечкенәдән үк аларның социаль адаптациясе белән шөгыльләнәләр. Безнең район күләмендә дә бу юнәлештә даими эш алып барыла, күптөрле чаралар уздырыла.

Әле август ахырында гына мөмкинлекләре чикле булганнар арасында «Ачык юллар шәһәре – 2018» авто-осталарның II ачык бәйгеләре булып узган иде. Быел анда катнашу мөмкинлеге чикләре киңәйтелде һәм республиканың безгә якын урнашкан районнардан да катнаштылар.
Ә октябрь урталарында Яшел Үзәннең «Метеор» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә 6-13 яшьлек үзенчәлекле балалар һәм аларның якыннары катнашында бәйрәмгә тиң «По морям, по волнам – 2018» чарасы оештырылды. Ул көнне бассейн залы бәхетле һәм күңелле чыр-чудан гөр килде. Балалар, өч командага бүленеп, төрле катлаулык­тагы җиде төрле бәйгедә көч сынашты. Кемдер мөмкинлеген беренче тапкыр  сынаса, кем өчендер суда ярышу инде таныш. Һәркем төрле дәрәҗәдә әзерлекле булуына карамастан, биредә җиңелүчеләр юк. Башкача була да алмый, чөнки бу балалар яшәү рәвеше белән үк җиңүчеләр! Сәламәтлекләре чикле булса да, көчле рухлы балаларга, шундый бер үк вакытта ярыш та, бәйрәм дә һәм тернәкләндерү дә булып торган чаралар оештырырга ярдәм иткән Яшел Үзәннең 8нче янгынга каршы хезмәт отряды, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге, суда коткару оешмасы һәм Башкарма комитетына рәхмәтләр чиксез.

В.Кузнецова фотосы.

Тулырак газетада (№81).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X