Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шатландырыгыз!

Яшел Үзән шәһәренең нәкъ уртасында саф татар телендә, хатасыз матур һәм чиксез олы эчтәлекле күргәзмә тактаның барлыкка килүенә шатланабыз, сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Хөрмәтле Александр Васильевич!
Хөрмәле Дмитрий Аркадьевич!
Хөрмәтле Денис Владиславович!
Хөрмәтле Юрий Николаевич!
Яңа – 2019 елда халыкара мөнәсәбәтләребезнең чәчәк атуына ышанычлы һәм уңышлы адымнарыгызны район халкы өчен, бигрәк тә,  2018 елда кимсетелгән милләтләрнең күңелләрен аңлап, Яшел Үзән шәһәренең нәкъ уртасында саф татар телендә, хатасыз матур һәм чиксез олы эчтәлекле күргәзмә тактаның барлыкка килүенә шатланабыз, сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чыннан да, бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәүдән дә өстен бәхетнең олылыгын, танымаган халык юктыр ул. Киләчәк көннәребез өчен, тагын бер шатлыклы вакыйга, Гәр авылы юл өстендә Каюм Насыйри исемендәге татар китапханәсен ачу тантанасы булачак. Бу зур хезмәтнең башында, район җитәкчеләре белән беррәттән, Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе – Габделхәмит хәзрәт Зиннатуллинга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Габделхәмит хәзрәтнең яшьләребез иманлы булып үсүенә, игътибарлы, игелекле ярдәме, һәрдаим кабатланып тора.  Мәдрәсә каршысында татар теле курсларын оештыру, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар балаларының ата-аналар җыелышларындагы активлыгы һәм район, Республика күләмендәге телевизион тапшыруларда (“Иман нуры”) тәрбияви темага чыгышларын сокланып тыңлыйбыз. 1991 елда шәһәребездә бердән-бер татар гимназиясен ачуда  һәм “Яшел Үзән” мөстәкыйль татар газетасын оештыруда да матди ярдәм күрсәтүенә 
шаһиты булдым. Бүгенге көндәге җитәкчеләребез урыс милләтеннән булсалар да милли-мәдәни, дини юнәлешләребездә дөрес аңлашу була икән, безгә киләчәкнең матур булуына олы һәм нигезле адым ясалуын аңлау кирәктер. Ниһаять, район, шәһәр халкы өчен бик зур көтелмәгән шатлыкларыбыз, арабызга, атлап керде төсле тоемлау бар. Чөнки кешенең көче ихтияри мәрхәмәтлелек, үз яшәгән тирәлегеңдә матурлыкка, татулыкка омтылу, дөньяви мәшәкатьләрне бергәләп башкару, аша гына тудырыла ала. Әгәр җитәкче шәхес, үз мәнфәгатьләрне генә кайгыртып, янәшәдәге мохтаҗлыкны күрмәсә, хаклык, пакьлек, сафлык һ.б. юкка чыга һәм аның киләчәге өметсезгә әйләнә. Кешелекнең тамыры корый. Күргәзмә тактадагыча тыңлап, җырлап, моңланып, аралашып, ярдәмләшеп, бәхетле яшик! Яңа - 2019 елда – яңа уңышлар юлдаш булсын иде, Иншаһ Бер Аллһым! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Клара: Мин булсам, Яшел Үзән газетасының, иң күренә торган урынга куяр идем. Дусларым безнең, барыбыз өчен дә, шатлану хисе, миллилек тусын иде. Чөнки һәр бала, үзен танып, горурланып үссен иде.