Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шартлар үтәлмәсә, җәза катгыйлана

22 марттан 26 мартка кадәр Яшел Үзән районында «Шартлы хөкем ителүче» ( «Условник») оператив-профилактик операциясе узды.

Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре, полиция участковыйлары белән берлектә, шартлы рәвештә хөкем ителгән гражданнарның яшәгән урынына барды һәм аларның «беренче кыңгырау»дан соң, закон белән ни дәрәҗәдә дус булуларын тикшерде. Василь евода шундый рейдларның берсенә Регина Чибрикова да юл тотты.

Васильево бистәсендә шартлы рәвештә хөкем ителгән 37 кеше яши, алар арасында балигъ булмаган бер яшүсмер дә бар. Тагын бишесенә өлешчә ирекне чикләү күрсәтмәсе бирелгән. Бу кешеләр күрсәтелгән срокларда җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенә барып, билгеләнеп йөрергә тиешләр. Әгәр дә шул вакытка алар җитди сәбәпләрсез килмәсә, шартлы җәзаның реаль срокка алмаштырылуы бар.

– Төп бурыч – безнең күзәтүдәге хөкем ителүчеләрнең кабат җинаять һәм административ хокук бозулар кылмавы. Һәрберсенә катгый контроль алып барыла, яшәгән урыннарга барудан тыш, без, аларның туганнары һәм күршеләре белән әңгәмәләр үткәрәбез. Кызганычка, безнең ышанычны акламаучылар һәм кабат хөкем ителүчеләр бар, – дип сөйли Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән филиалы хезмәткәре Роман Алтынов.
Моңа кадәр ул полиция бүлегендә участок уполномоченные булып эшләгән, шуңа күрә һәр хокук бозучыны һәм аның тарихын ишетеп кенә белми.
Инспектор «Васильево» полиция бүлегенең өлкән участок уполномоченные Рәдиф Җиһаншин белән чираттагы контроль рейдка чыкты.
Беренче адрес буенча барабыз. Ярым җимерек шәхси йорт, җылы юк. Эчендә нык тәртипсезлек хөкем сөрә. Салмыш хуҗа тикшерүчеләрне тиздән биредә ремонт ясалачак һәм тормыш җайга салыначак, дип ышандырырга тырыша. Әмма, өлгерерме икән. Аның даими рәвештә режимны бозу очраклары ачык ланган, шартлы срогын алыштыру турындагы эше судка тапшырылган инде.

Икенче адрес. Озын гомуми коридорны сасы ис чолгап алган. Шик юк – 77нче бүлмә шушында гына булырга тиеш. Ишекне яшь ир ача һәм ишарәләр белән өйгә керергә тәкъдим итә. Хуҗаның лаякыл исерек булуын, хәтта тонык лампа яктысында да күреп була. Ул бүген нинди көн икәнен хәтеренә төшерергә тырыша, инспекциягә айнып килергә сүз бирә.

Шулай да, Роман Андреевич сүзләренә караганда, шартлы рә вештә хөкем ителүчеләрнең күбесе законны сакларга һәм төзәлү юлына басарга тырыша.
Әлеге операция барышында Яшел Үзән районында барлыгы 9 рейд үткәрелде. Нәтиҗәдә, судка өстәмә бурычлар йөкләү буенча – 2, сынау срогын озайту турында – 4, суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне һәм бурычларны үтәмәүчеләр өчен шартлы срокны реаль срокка алыштыруга 3 материал әзерләнде.

Регина Чибрикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев