Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шарлотка

Купшы, назлы һәм авызда эреп торучы пирогны кем генә яратмый икән. Әзерләве дә бик җиңел аны.

Ингредиентлар: 
3 йомырка 
1 стакан шикәр комы
1 стакан он 
4 чәй кашыгы разрыхлитель
3-4 яшел алма
тәм буенча ванилин 
1/2 чәй кашыгы дарчин (корица)
⠀ 
ХӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ: 
Алмаларның кабыгын әрчибез, юка телемләп кисәбез. Өстенә 1 чәй кашыгы шикәр комы һәм 1/2 чәй кашыгы корицаны катнаштырып сибәбез дә, читкә куеп торабыз.
Йомырканың акларын сарыларыннан аерабыз. Акларына 1/2 стакан шикәр комы өстибез һәм миксер белән күпертәбез. Күләме бермәбер арткач, аны янга куеп торып, йомырка сарыларына тотынабыз. Аларны шулай ук миксер белән болгатабыз, өстенә 1/2 стакан шикәр комы өстәп куе ак күбек барлыкка килгәнче бутыйбыз. Миксерны туктатабыз. Шунда ук йомырка сарылары өстенә разрыхлитель кушылган онны салып бутыйбыз. Шуннан соң барлыкка килгән массага күпертелгән йомырка акларын берәр кашык куша-куша өстибез. Алмаларны кушабыз да, кашык белән җыйнак кына бутыйбыз. 
Формабызны май белән сылыйбыз һәм аңа камырны салабыз, кашык белән тигезлибез. 
200 градуска кадәр җылытылган духовкада шарлоткабызны 25-30 минутка пешерергә куябыз. Әзерлеген белү өчен пирог эченә шырпы төртеп карагыз (ул коры булырга тиеш). 
Шарлоткабыз суынгач тәмле була, шуңа күрә табынга кайнар килеш чыгармаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев