Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шадриков татарстанлыларны санитар-экологик икеайлыкка чыгарга чакырды

Узган ел, үз-үзеңне изоляцияләү аркасында, икеайлыкта катнашучылар саны 200 кешегә кадәр кимегән.

Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана. Бүген Казанда узган брифингта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков волонтерларны, активистларны һәм республика халкын актив катнашырга чакырды.

"Табигатьне саклау эшендә фикердәшләр — халык, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар активистлары арта бара. Быел да без аларның ярдәменә өметләнәбез", - диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, республиканың бай табигый мирасы бар — бездә 1 млн гектардан артык урманнар, 500 мең гектар аеруча саклаулы табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объекты бар, алар төбәк территориясенең 6,4% ын биләп тора. Әйләнә-тирәбездә табигать ял итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Әмма уңайлылык кешенең даими яшәү урыннарында — шәһәрләрдә һәм авылларда да булырга тиеш, дип саный Шадриков.

Яз көне, кар эрегәндә, ишегалларында һәм юлларда төрле көнкүреш чүп-чары кала. Санитар-экологик икеайлык вакытында республика халкы үз яшәү урыннарында тәртип урнаштыру өчен көчләрен берләштерергә тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел, үзизоляцияләү аркасында, икеайлык коммунальчылар, юлчылар һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Алдагы елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев