Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әсгать Сәфәров Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә "һәрвакыт илһам белән эшләүне" һәм "яңа кызыклы проектлар" теләде.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка адресланган телеграммада Әсгать Сәфәров массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә «бертуктаусыз хезмәт, яңа кызыклы проектлар, барлык башлангычларда да уңышлар» теләде.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе шулай ук ассызыклаганча, Татарстан лаеклы рәвештә күп гасырлык журналист традицияләре, сүз көче, медиа вәкилләренең югары һөнәри сыйфатлары белән горурлана.


«Сезнең эшчәнлегегез бу традицияләрне саклауга һәм арттыруга лаеклы өлеш кертсен, Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының күпкырлы потенциалын үстерүгә, республикада нәшрият эшен үстерүгә хезмәт итсен», - дип йомгак ясады Сәфәров.


Элегрәк “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нәшрият хезмәткәрләрен, республика газеталары һәм журналлары редакцияләрен Россия матбугаты көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев