Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сезнең ярдәм кирәкле

Әле генә дөнья күргән кебек идек, инде бу көздә «Яшел Үзән»гә дә 25 ел була икән.

Әйе, яшь, иң матур чагыбыз һәм, шул ук вакытта, үз юлыбызны табып, дусларыбызны җыйган, шактый гына тәҗрибә туплаган вакытыбыз. Район һәм шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез, нинди генә авыр чакларда да терәк булырлык дусларыбыз – иганәчеләребез булмаса, газета да 25 елдан бирле дөнья күрмәс иде.

2020 елның икенче ярытыеллыгына язылу чоры бу юлы бигрәк тә катлаулы чорга – зәхмәт авыру таралган вакытка туры килде. Күпләр эшсезлектән өйдә калырга мәҗбүр булганда, газета-журналга язылу турында уйларга да чама юк иде кебек. Әйе, массакүләм мәгълүмат чаралары да пандемиядән зыян күргән өлкә булды. Һәм шушыны аңлап, тиражыбызны саклап калу һәм мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан, район җитәкчесе Михаил Афанасьев күп балалы гаиләләргә «Яшел Үзән»гә подписка бүләк итте.

Хөрмәтле Михаил Павлович, шушы игелекле гамәлегез өчен рәхмәтлебез. Бездән бигрәк, ярты ел буе атнасына ике тапкыр кулларына район газетасын алып укучылар рәхмәтле. Хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X