Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СЕЗНЕҢ СОРАУЛАРГА - БЕЗНЕҢ ҖАВАПЛАР

– Урамда салкын, өйдә салкын. Май башында ук җылылыкны бетереп куйдылар да, хәзер интегәбез

Ул җылылыкны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә булса да бирергә булмыймы икән? Күпләр авырый да башлады инде.
Газета укучыгыз.

Әлеге сорау белән без шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Безгә түбәндәгеләрне аңлаттылар.

– Чынлап та, котельныйлар эшчәнлеге туктатылды, суы агызылды. Җылылык челтәрләре начар һәм таушалган булуын үзегез дә беләсез, шуңа да тизрәк ремонт эшләре башланды. Торбарлар сүтелгән, аларны яңадан җыйганчы күпме вакыт кирәк булачак. Шуңа да яңадан торбаларны җыеп, котельныйларны кабызганчы, бер биш көн вакыт узачак. Ә анда инде һава торышы да үзгәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев