Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сезнең кебекләр сирәк

Авыл дип җан атып, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен янып-көючеләр бар әле ул. Нәкъ менә шундый кешеләребез ярдәмендә авылларыбыз яши һәм гадәттә, андыйларның зур эшләрне башлап, үзе артыннан башкаларны да ияртә алу сәләте көчле.

Хуҗалыкта нинди кешеләр яшәвен капка төбеннән үк бәяләп булган кебек, авылга аяк баскач та шулайрак: юллар тигезме, тирә-юне чистамы, зират тирәләре төзекме... Әлбәттә, барысы да шушы җирдә яшәүче халыкның үзеннән һәм җитәкчедән тора. Көзге матур көннәрнең берсендә Юынчыга килеп чыктык әле. Һәм Чувашия республикасына ук терәлеп торган авылга килгән саен зиратларының чисталыгына, буялган коймаларына игътибар итәм. Изге урынны карап торулары әллә каян күренә шул. Бу дөньяда кунак кына булуыбызны юынчылылар яхшы аңлый. Авыл зиратында өмә еш үткәрелә. Мондый күркәм чараларны оештыручыларның берсе Әсхәт Садыйков белән якыннан танышып, аралашып кайттык. 
– Дөрес, кайвакыт өмәгә бер үк кешеләр йөри. Тотса тимер өзәрдәй көчләре була торып та, мондый күмәк эштән читтә калучыларны күргәч, шелтәләп тә куям кайчак. «Вакыт булмады, эш күп иде», – диләр. Соң мин әйтәм, шунда барасын онытмагыз инде, дим! – дип сөйли әңгәмәдәшем. 
Әсхәт Садыйков җиде балалы гаиләдә төпчек булып туа. Шулай булса да, күпләр кебек шәһәргә тартыла, 11 ай анда эшләгәннән соң, әтисе дә вафат булгач, абый-апаларының туган нигезне ташлама дип үгетләвенә колак салып, Юынчыга кайтып төпләнә. Һәм ник бер генә тамчы булса да шушы адымына үкенгәне булсын?! Юк, нинди үкенү, ди ул! Биредә ул үзенең гомерлек юлдашы, Арча районыннан кайткан кунак кызы – Люциясен очрата. Бергә гаилә корып яши башлауларына 32 ел. Иң әүвәл әтисе Хәмзә эшен дәвам итеп, ферма мөдире булып эшли. Оештыру сәләте көчле булган егетне күреп, 1987 елда мәдәният йорты мөдире итеп билгелиләр. 
– Ул чакта халык күп иде, күрше Чуашиядән дә еш килделәр. Бер авыл яшьләре белән икенчесе сугышып йөргән чакларны күпләр хәтерлидер әле. Хәзер инде без алар белән дус-тату яшибез. Юынчы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе юк. Техничка белән икәү генә эшлибез. Әмма безгә дә, таләпләр башка мәдәният йортларына куелган кебек үк, шуңа да сынатасыбыз килми. Һәр ел авыл үзешчәннәре белән спектакль куябыз. 11 балабыз Акъегет мәктәбендә укый, алар безнең, шулай ук, актив артистларыбыз. Мин әти-әниләренә дә бик рәхмәтлемен. Гомумән, авыл халкы битараф түгел бездә. Нинди генә чара уздырсак та, 100 урынлык клубыбыз шыгрым тула, – дип сөйли Әсхәт Садыйков. 
Авылның мәдәни тормышы белән генә чикләнмичә, инде дүртенче чакырылыш авыл депутаты булып торган Әсхәт абый иҗтимагый эшләрдә дә актив. Авыл мәчетенең финанс мәсьәләләре буенча җаваплы кеше. Авылның имам-хатыйбы Галиәхмәт Ярхәмовның уң кулы дисәң дә була. Мәчеттә сәдакә күп җыела икән, аеруча бәйрәм гаетләрендә. Айлык җыелган акчага хисап тотып, нинди максатларда кулланырга кирәклеген, ә авыл җирендә, гадәттә, мәчет зур ярдәмче дә ул, бергә киңәшләшәләр. 
– Өмәдән соң зиратыбыз йорты янып киткән иде. Инде авыл егетләре белән сөйләшеп, блоктан салырга карар кылдык. Моның өчен 55 мең сум сәдака акчасы тотылды, калганы кул көче белән төзелде. Гомумән, һәр эшне бергә башкарабыз. Хәзер бит интернет заманы, алдан эш планнарын язып куям да, читтә яшәүче авылдашларыбыз да актив кушыла. Быел менә чират буенча Сабантуй гөрләп узды, – ди Әсхәт абый. 
Акъегет районда иң күп үзсалым акчасы җыючы авыл җирлекләренең берсе дә әле ул. 500 сумны Юынчыда халык 100 процент тапшырган. Быел бу акчаның бер өлешенә мәдәният йорты янында балалар мәйданчыгы ясалган. Һәм әле эшләнәселәр дә байтак. Елга башы дип йөртелә торган урамга таш җәю мәсьәләсе борчый әлегә. Гомумән, Әсхәт абый аралашканда гаиләсе хакында түгел, шөкер, кадерлем дип кенә яратучы сөекле хатыны, әтием дип өзелеп торучы ике улы белән кызы, бабай дип кочаклап алучы өч оныгы бар, ә гел авыл турында сөйләде. Юынчысын өзелеп яратуы менә шуннан күренә! Туган ягым яшәсен иде дип, тырышып, дәртләнеп йөгереп йөрергә ныклы терәге булган гаиләсе көч бирә дә инде Әсхәт абыйга. СөбһанАллаһ, шушы дәрт-дәрманыгыз киләчәктә дә ташып торсын иде. Сезнең кебекләр сирәк һәм авылларыбызга бик тә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев