Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сезнең ишегалдында хәлләр ничек?

Яшел Үзәндә бар куатенә ишегалларына асфальт җәю эшләре бара.

Киләсе этапта балалар өчен ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү булачак.
Быелдан башлап, Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасы старт алды.

Программа бюджеты 50 миллиард сум. "Яшел Үзән" редакциясе журналистлары Карл Маркс урамында 62а, Засорин урамында 6,8,9нче йортлар ишегалдында булды, анда бар көченә юл эшләре бара. Район җитәкчесе шулай ук Тургенев урамындагы 64нче йорт, Паратская урамындагы 6нчы йорт, Первомайская урамындагы, 3/9 адресы буенча эш барышы белән танышты.

Йортларда яшәүчеләр район җитәкчесе белән аралашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Михаил Павлович исә, үз чиратында, барлык сорауларны җавапсыз калдырмады һәм җаваплы җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирде.

- Иң мөһиме - кешеләр фикеренә колак салу, чөнки биредә алар яши. Һәм гомумән, һәр йортка якын килеп, үз туганнарың өчен эшләгән кебек һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкарырга кирәк, - дип ассызыклады Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев