Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сезгә насыйп әле бик күп язлар

Күркәм гадәт буенча октябрьнең беренче көнендә без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез һәм ул ун көн дәвам итәчәк.

Елдагыча район һәм шәһәрдә олы яшьтәге хөрмәтле ветераннарыбыз катнашында бихисап чаралар уздырылачак.
Яшел Үзән муниципаль районы пенсия фонды мәгълүматлары буенча, бездә пенсия яшендәгеләр саны 51984 кеше, аларның 8887се ялгыз. Быел 5 кешегә 100 яшь тулачак, ә җидесенә аннан да күбрәк. Мәсәлән, Васильево бистәсендә гомер итүче Хөснөруй Бикеевага декабрь аенда 106 яшь тула, Ходай кушса!
Район Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән барлык учреждениеләрдә 90нан артык чара үткәрү планлаштырылган. Тематик әңгәмәләр, әдәби-музыкаль кичәләр, концертлар һәркемнең күңелен җылытыр, дип ышанабыз.

1 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Балалар музыка мәктәбенең концертлар залында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм. Шул ук вакытта, ЗФЗ ветераннары хөрмәтенә үз ишекләрен «Ак җилкәннәр» мәдәният йорты ачачак.

1 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Яшел Үзән музыка театрында өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Красавица и чудовище» мюзик лы күрсәтелә.
3 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Балалар музыка мәктәбендә мәгариф ветераннары өчен бәйрәм программасы.

3 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәни үзәк китапханәсендә өлкәннәрне борчыган төрле юнәлештәге сорауларга җавап бирәчәкләр.

29 сентябрьдә Балалар иҗат үзәгендә бәйрәмгә багышланган шахмат турниры уза. Ә 30 сентябрьдә «Бригантина» спорт мәктәбендә хезмәт ветераннарын котлыйлар.

7 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәгеләргә эшкә урнашу буенча сорауларга җавап бирү каралган. Шулай ук, биредә 8 октябрьдә 10.00 сәгатьтә пенсиягә чыгарга җыенган кешеләр һәм лаеклы ялда булучылар өчен вакансияләр ярминкәсе уза.
Район Башкарма комитеты ветераннар Советы белән берлектә декада көннәрендә ветараннарны (150 кеше) кафега алып бару оештырыла. Шулай ук, бушлай яисә ташламалы шартларда мунчага керү карала. Шәһәр һәм ра йон чәчтарашханәләрендә ташламалы бәядән хезмәт күрсәтеләчәк.
Бәйрәм көннәрендә генә түгел, өлкәннәребез һәрдаим игътибарга лаек. Аларга карата күңел җылыбызны, ярдәмебезне кызганмасак иде. Картлык һәркемгә килә ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев