Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез – татарның энҗе бөртекләре

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе оештырган утырыш узды. Анда Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Роза Сәлахова, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова, район мөслимәләр җәмгыяте һәм «Ак калфак» оешмасы вәкилләре катнашты.

Утырышны оештыручы, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова кунакларны сәламләп, узган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы вакыйгаларга бай булуын, шулай ук сәяси мөһим чара – халык санын алу оешкан төстә узуын билгеләп үтте. Инде хәзер киләчәккә яңа планнар төзеп, кулга-кул тотынышып эшләргә кирәклеген ассызыклады.

g Биредә акча өчен дип, матди якны кайгыртып түгел, ә үз эшләрен намусы кушканга, күңелен биреп халкыбызга хезмәт итүчеләр җыелган. Сез – татарның энҗе бөртекләре, – дип үз бәясен бирде.

Әлбәттә, районыбыз да телебезне, мәдәниятебезне, динебезне, мәгарифне үстерүчеләр, күңелебезне рухи яктан баетучылар бер шушы утырышта катнашучылар белән генә чикләнми. Шөкер, район һәм шәһәребездә бу юнәлештә эш эзлекле тәртиптә бара.
– Безнең район мәгариф идарәсе Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, мәктәп, балалар бакчасы, әти-әниләр белән берлектә тыгыз эшли. Башкача мөмкин дә түгел, без зур бер команда. Төрле бәйгеләр, конференция ләр, укулар уздырабыз. Укучыларыбыз, балаларыбыз республика күләмендә дә зур уңыш ларга ирешә икән, димәк без дөрес юлда. Быел мәгариф хезмәткәрләренең респуб лика август киңәшмәсе кысаларында телне үстерүгә юнәлтелгән съезд Яшел Үзәндә узачак, бик күп чит төбәкләрдән милләттәшләребезнең килүе көтелә. Шуңа да алда торган бурычлар бихисап, бергә һәм бердәм булып, максатларыбызга ирешербез дип өметләнәм, – дип фикерен җиткерде район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методис ты Роза Сәлахова.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге шулай ук районда зур эш башкара. Һәр авылда диярлек узган чара алар ярдәмендә оештырыла һәм чигүле калфак кигән хатын-кызларыбыз бәйрәмнең бизәге, күрке булып тора. Утырышка иң актив эшләүчеләр: Олы Ачасырдан Тәскирә Шәйхуллина, Норлаттан Роза Ягудина, Олы Шырданнан Наҗия Хәсәнова катнашты. Һәммәсе дә үз фикерләре, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашты. Идел аръягы авылларында «Ак калфак»лыларның эше җайга салынган, ә менә Олы Яке, Бишнә якларында бу оешма белән хезмәттәшлек юк, иде... Гәрчә бу авылларда да үсеп килүче буында үзаң формалаштыру, милли мәдәниятне торгызу, туган телгә ихтирамны арттыру, тегү-чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештыру, гореф-гадәтләрне саклау буенча бихисап эшләр башкарыла. Бу кимчелекне төзәтергә булдылар. Беренчеләрдән булып, «Ак калфак» оешмасына Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина керде һәм минем моннан тыш та мең төрле җиргә җитешәсем бар, җаваплылыгым зур дип, баш тартмады. Киресенчә: «Булдырыр быз, тырышырбыз», – диде. Фирая ханымга Гөлинә Саттарова калфак бүләк итте. Шулай ук һәр катнашучыга Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Мондый бүләккә даими һәм тыгыз хезмәттәшлек өчен «Яшел Үзән» газетасы да лаек булды.
Шулай итеп, алдагысы көнгә бурычлар куелды һәм тормышка ашырасы идеяләр бихисап, барчабыз да исән-сау булып, дөньяларыбыз тыныч, күгебез генә аяз булсын. Иң мөһиме шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев