Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез һәм без – «Лидер-2018»

Исәнме, яңа дустыбыз! 2018 елның икенче яртысыннан өегезгә «Яшел Үзән»не яздырып укый башлыйсыз. Газетаны өйгә яздырып уку ул – аны яшәтү, үзең дә милләт, райондашлар, якташлар белән бер сулышта яшәү дигән сүз. Моның өчен мең рәхмәт сезгә!

Ышанычыгызны акларбыз, дип уйлыйм. Газета битләрендә нинди темаларга язылган язмаларны күрәсегез, нәрсә турында укыйсыгыз килә, хат белән язып салыгыз, шалтыратыгыз, килеп чыгыгыз! Газета укучылар  проблемаларын  хәл итәргә алына,  район җитәкчелеге дә  газета аша килгән мөрәҗәгатьләргә аеруча игътибарлы.  Район башлыгы Александр Тыгин  газета тормышы,  укучылар мөрәҗәгатен хәл иткәндә туган  хәлләр белән даими танышып тора.

Сәлам,  иске һәм  тугры дусларыбыз!  Ни хәлләрегез бар?! Озак еллардан  бирле шатлык-сөенечләрегезне, кайгы-көенечләрегезне, борчуларыгызны уртаклашып, безнең белән бергә булганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.  Сез булмасагыз, газета да 23 елдан бирле дөнья күрә алмас иде.  Шуңа да хөрмәт итәбез, яратабыз үзегезне. Сезнең  белән газетага язылу кампаниясе планын арттырып үтәдек, «ТАТМЕДИА» АҖнең «Ел лидеры-2018» исеменә лаек булдык. Мең рәхмәт үзегезгә!
Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!

Сезнең Илсөя Завилейская,
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе – «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев