Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сез клубыгызны таныйсызмы, авылдашлар?

Мулла Иле мәдәният йортындагы эш барышы белән кызыксынып "Мулла Иле мәдәният йорты" ВК төркемен карап барабыз. Әлеге авылда яшәүчеләр яңа мәдәният йортының ачылуын зур түземсезлек белән көтә.

- Дәүләт программасына кертелгән, мәдәният йортыбызда алып барылган капиталь ремонт эшләре бүгенге көндә төгәлләнеп килә, - дип сөйли Мулла иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова. - Казан шәһәренең "Сыйфат" төзелеш компаниясе егетләре эшне җиренә җиткереп башкара.

Чынлап, танырлык та түгел яңартылган мәдәният йорты. Яңаны төзеп куйдылармы дип, шикләнеп карап тордык. Район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә, Республика программасы булса да, безнекеләр сорап йөрмәсә әлеге ремонт булмас та иде әле.

Фотоларны карагыз, комментарийларны калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев