Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сез фликер сатып алдыгызмы әле?

Юл-транспорт фаҗигаләре статис­тикасына күз салсак, кич белән һәм төнлә җәяүлеләр катнашында аварияләр көндезге вакытка караганда 3 тапкыр күбрәк чыга. 

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин аңлатуынча, аварияләрнең сәбәбен машина йөртүчеләр төнлә күз күременең начараюына сылтый. Көзге-кышкы чорда мәктәп укучылары караңгыга калып өйләренә кайта. Шуңа күрә аларның авария­гә эләгүе бик мөмкин. 
Моның өчен җәяүле бала яисә өлкән кеше  юлларда ерактан ук күренеп торсын өчен үзләрендә уткайтаргыч элементлар йөртергә, фликерлар кулланырга тиеш. Караңгыда ул бердәнбер саклану чарасы булырга мөмкин. 
Хәзерге вакытта закон җәяүлеләргә аны тәкъдим генә итә. Әмма шәһәрдә яшәүчеләр бу кисәтүләргә артык игътибар бирми. Ә «фликер» сүзе күп әниләргә, хәтта, таныш та түгел. Әгәр дә бу билге булмаса, караңгыда якын ут белән җәяүлене 25-30 метр ерак­лыкта гына күреп була, фликер белән – 130-140 метрдан. Ерак уты яндырылган машина йөртүче фликерлы җәяүлене 400 метрдан да күрергә мөмкин. Уткайтаргыч элементлар булып махсус материал белән капланган кечкенә брелоклар, значоклар хезмәт итә ала. Шуңа күрә алар юл билгесе буларак эшли. Күбесенең дизайны да яшьләрчә.  Бу элементларны киемнәргә, коляскаларга, сумкаларга һ.б. булавка яисә шнур белән  эләктереп куеп була. 
Дәүләт автоинспекциясе  бу темага аерым игътибар биреп, балалар арасында төрле чаралар уздыра һәм уткайтаргыч элементларны аларга бүләк итеп тә бирә. 
Шундый чара 1нче балалар бакчасында, 10нчы гимназиядә, Васильевоның 3нче  һәм кадет мәктәбендә уздырылган.

Юлия Леонтьева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев