Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сез диспансеризация уздыгызмы?

Катастрофик төстә халыкның тормыш дәрәҗәсе начарлануы, үлем-китемнең югары булуы, демографик кризис хөкүмәт тарафыннан гражданнар сәламәтлегенә игътибар бирергә мәҗбүр итте.

Организмны комплекслы тикшерү өчен илдә диспансеризация программасы кертелде. Аның ярдәмендә авыруның ни өчен инвалид калуын, иртә үлемгә китергән авыруларны вакытында ачыкларга мөмкин икән бит.

Быел кемнәр диспансеризация узарга  тиеш иде соң? Бу хакта интернет аша да белергә мөмкин, шәһәр җирендә йорт подъездларына белдерүләр элеп тә чакыралар, авыл җирендә шулай ук шәфкать туташлары хәбәр итә. Барысы да халык өчен эшләнә бит бездә, кил һәм тикшерен генә. Ел башыннан ук диспансеризация узасымны белсәм дә, гел сузып килдем.  Кемнең поликлиника юлын таптыйсы килсен соң?! Андагы чиратлар күз алдына килеп басуга, күңел болгана башлый. Шулай да үз саулыгыңны үзең кайгыртмасаң, син кемгә кирәк инде, дип диспансеризация үтәргә булдым.
Миңа кирәкле кабинет төбендә болыт кадәрле кеше күргәч, аптырап калдым. Кайсыдыр предприятие хезмәткәрләре медосмотр уза икән. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, туры килүен күр син! Бер килгәч, кире кайтып китмәдем инде, сабыр гына көттем. Диспансеризация үттем дип зурлап язуым арттыру кебегрәк тә яңгырый әлбәттә, чөнки минем яшьтә кан анализы бирергә, зарларың булса, терапевтка күренергә (анысына да әле үзеңә языласы) һәм 30-60 яшьтәге хатын-кызлар онкогинекология мазогы тапшыра икән. Шуның белән вәссаләм! Ә юк, ике битлек анкета да тутырып бирәсе әле. Аптырап калдым, шул булдымы инде, диспансеризация? 2018 ел башыннан медицина тикшеренүе узуга үзгәреш­ләр кертелгән икән. Быелдан канның клиник һәм биохимик, бәвел анализы, корсак куышлыгы әгъзаларына УЗИ үтү юк. Күрәсең, әлеге анализ нәтиҗәләре буенча һәрвакытта да төгәл диагноз куеп булмый. Әмма диспансеризация үтүче сәламәтлегеннән зарланса, бу тикшеренүләрне үз участок табибы кирәк дип тапса, анализлар да каралачак.  
Менә шулай бик җиңел генә диспансеризация үтеп кайттым әле. Кан анализы булса да тапшырып, организмымда холестерин, шикәр күләмен, гемоглобин күпме булуын белдем. Ә медицина тикшеренүе ничә яшьтә булыңа карап, аерыла. Мәслән, хатын-кызлар 39 яшьтән маммологка күренә. Әгәр дә инде сәламәтлегеңдә ниндидер тайпылышлар табалар икән, диспансеризация узуның икенче этабы билгеләнә. Монда бер генә сүз әйтә алам: авырырга язмасын!

Илсөя  Завилейская фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин