Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез булганда район газетасы яши әле!

ДУСЛАРЫБЫЗ! «Яшел Үзән»гә язылу кампаниясенең тагын берсе тәмамланды.

Һәр яртыеллык­та, инде безнең якын туганнарыбызга әверелгән күптәнге дусларыбыз тугры кала һәм шулай ук, яңа укучыларыбыз барлыкка килә. Алар да «ЯҮ»нең чын яклаучыларына әверелер дип ышанам. Һәр ярты елда, тираж артыннан куыш вакытында, сез, кадерле дусларыбызга, шушы мөрәҗәгатемдә  һичшиксез менә моны язам, аннары тагын менә монысын да онытмыйм әле, дип уйлыйм. Әмма иң төп сорау – НИ ӨЧЕН? Ни өчен районыбызда яшәгән 166 мең яшел үзәнленең 40 процентын тәшкил иткән татарлар  арасыннан, туган телендә уйлаучы һәм сөйләшүче, газета битләрендә районыбыз, яңа кертелгән закон яңалыкларын, бушлай юридик киңәшләрне, бәйрәмнәр турында, халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләрне һ.б. күрергә теләүче 2000 кешене табасы әйтеп бетергесез авыр? Ни өчен безнең газетаны яздыртмаган, бер тапкыр да укып карамаган һәркем, анда укырлык нәрсә юк, ди? Ә аннары, менә ничек язарга кирәк, дип, урамда башкалардан ишеткән безнең үк мәкаләне мактап сөйли. Яки тозлы-борычлыны һәм скандал яратучылар: алар бөтен хәбәр – дөреслеге тикшерелмәгән мәгълүмат, махсус күпертелгән райондагы кайнар темалар («аварийкалар», чүп яндыру заводы төзелеше кебек), скандаллар, кемнеңдер эчке киемендә казыну (ул безнең районга кагылмаска да мөмкин) – бары тик шакшырак, сарырак һәм комментарийлар күп язылган пабликларда җыелышып утыра? 

Язылу кампаниясе инде артта һәм әлеге сораулар да тарих булып калды. Безнең хөрмәтле укучыбыз, шулай да районыбызда грамоталы, мәдәниятле һәм зирәк кешеләр булуына мин шат һәм бары тик алар гына «Яшел Үзән»не алдыра. 

Редакциябезнең барлык хезмәткәрләре, бигрәк тә һәрбер сүзгә, һәрбер өтергә үзенең күңел җылысын бүләк итүчеләр, сезнең алда баш ия! Без газетабызның һәрбер саны өстендә, сезнең өчен кызыклы булсын өчен, озак итеп һәм тырышып эшлибез. Бу безнең өчен беренче тәҗрибә түгел, әмма безгә сезнең ярдәм кирәк. Районыбыз татарлары «Яшел Үзән» газетасы аша аралашып, бергәләшеп матур тормыш алып барсак иде. 

Кадерле дуслар, әгәр дә сездә тәкъдимнәр, сораулар, яңа идеяләр бар икән, журналистларга (Алия Гаязова, Гөлнара Вәлиева, Әлфия Зыякаева, минем турында да онытмагыз) шәхсән яза яки ВК һәм Инстаграм төркеменә кереп үзегезнең комментарийларыгызны шунда калдыра аласыз. Без кыска вакыт аралыгында сезнең барлык сорауларга җавап бирергә тырышабыз. Әлеге редакция һәм укучылар арасындагы әңгәмә үзенә күрә «ике яклы элемтә» булачак. Безнең газета бер урында таптанмый, аның һәрбер санын яхшырак итәргә тырышабыз. «Яшел Үзән» газетасын уку– ­ һәммәгезгә шатлык өстәсен!

Елга ике тапкыр, «Яшел Үзән» газетасына язылу чоры тәмамлангач, укучыларыбызны һәм нинди генә авыр вакытларда да таяна алырлык, терәк булырлык дусларыбызны, иганәчеләребезне барлыйбыз. Изгелек кыл да, суга сал ди безнең халык. Әйе, кылган яхшылык­ларны, игелекле гамәлләрне кычкырып сөйләп йөрү яхшы күренеш түгел. Шуңа да алар урынына без сөйлибез. 
Соңгы елларда «Яшел Үзән»нең бик сирәк саны гына «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендәге эшлек­ле вакыйгалар турында язмалардан башка чыга. Заводның бөтен ил алдында горурланырлык эшчәнлеге турында рәхәтләнеп язабыз. Һәм инде җитәкчеләре Александр Карпов хезмәт турында гына түгел, хезмәткәрләренең рухи байлыгын да кайгырта. «Яшел Үзән»не завод китапханәләренә һәм район мәктәпләренә яздырта. Мондый игелегегез өчен газета укучылар аеруча рәхмәтле. «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» акционерлык җәмгыяте дә шәһәр мәдрәсәсенә йөрүчеләрне бердәнбер татар газетасын яздыртып шатландыра. 
«Ангам» сәүдә челтәрләре җитәкчесе Әнвәр Миңнуллиннан башка бер генә подписка кампаниясе дә узмый. Шәһәребезнең өч мәчетенә йөрүчеләр атнаның ике көнендә дә район газетасын тотып чыгып китә.

Районыбыз­да татар матбугатын үстерүдә искиткеч зур өлеш керткән Әнвәр Миңнуллинга күпләр чиксез рәхмәтле.  

 Бүген олы йөрәкле җитәкчеләр турында сүз чыккан икән, «Майский» теплицалар комбинаты директоры Илшат Ганиевны читләтеп үтсәк, зур гөнаһ булыр иде. Тынгысыз хезмәте арасында да игелекле гамәлләргә вакыт таба ул. Илшат Газыйм улы хезмәткәрләренә, лаеклы ялга киткән ветераннарына басмабызга яздырып, шатлык бүләк итә. 

 «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» рес­публиканы гына түгел, ә илебез халкын да туендыра. Комбинатның генераль директоры Әүфәр Галиев актив хәйрияче дә әле. Ул ел саен үзенең хезмәткәрләренә генә түгел, ә язылырга мөмкинлеге булмаган гаиләләргә дә «Яшел Үзән»гә подписка бүләк итә. 

 Шулай һәрвакыт безнең белән булган, төшенкелеккә бирелгән чакларда иңнәребезгә канат өстәүче, теләктәшлек белдерүче якташларыбыз Рафикъ Бәхтияровка, Илгиз Җамалетдиновка,

 «Яңа Тура Технополисы» генераль директоры Андрей Мишурныйга мохтаҗларга, аз керемле гаиләләргә «Яшел Үзән»не яздыр­ткан өчен,

мәктәп һәм балалар бакчалары педагогларына татар матбугатын күтәрүгә этәргеч биргән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева, һәм инде әлбәттә, күп балалы гаиләләргә район газетасына подписка бүләк итүче, без оештырган бәйгеләрне күтәреп алучы, ярдәм кулы сузучы район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез. Сез булганда, без яшибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев