Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сез – безнең партнерлар

Менә тугызынчы ел рәттән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте хат ташучылар арасында бәйге уздыра.

Газета-журналларга яздыру буенча  узган подписка кампаниясе  күрсәткечләрен хәзергесеннән арттыра алсаң, бәйгедә катнаша аласың дигән сүз. Һәм хат ташучылар  мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый.  Бүләкләре дә саллы шул – 15әр мең сум.

– Без бу конкурсны  алга таба да үткәрәчәкбез. Чөнки нәтиҗәсен күрәбез. Без «Татарстан почтасы»  белән хезмәттәш-партнерлар, – ди «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин.
Бәйгедә Васильево шәһәр тибындагы  бистә хат ташучысы Алла Свечихина «Иң яхшы шәһәр хат ташучысы» номинация­сендә җиңү яулады. Ул подписканы 60 процентка кадәр  арттыр­ган.
Кондитер булырга хыялланган, әмма  кайбер сәбәпләр аркасында хат ташучы булып эшләп киткән  Алла ханым шушы һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Кешеләр белән  аралашып, аларга яхшы хәбәрләр ташуга  ни җитә?!      

Илнар Төхбәтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Васильево Зеленодольск награждение Татмедиа лучший почтальон