Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сессия маҗаралары

Авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын тормышка ашыру ни хәлдә? Районыбыз үстереп биргән, дөньякүләм югары җиңүләр яулаган спортсменнарыбызны ничегрәк бәяләргә? Кече һәм урта эшмәкәрлеккә нинди ярдәм чаралары оештырыла? Шәһәр һәм район Советларының кырыгынчы сессиясендә әлеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Искедән – яңага
Халыкны авария хәлендәге тораклардан азат итү фондына Яшел Үзәндә 191 күпфатирлы йорт кертелгән. Прог­рамманы тормышка ашыру дәверендә әлеге исемлектән 47се инде төшеп калган һәм бүгенге көндә анда 144 күпфатирлы йорт исәпләнә. Аларда барлыгы шәхси милектә 1259 фатир, ә 515е муниципалитетныкы. Шулардан  милекче 71 гаилә дәүләт билгеләгән күләмдә акчалата алган, 824 гаиләгә фатирлар беркетелгән. Программаның шартлары белән килешмәүчеләр дә бар.
– Программаның шарт­лары буенча, авария хәлендәге торак­ларның милек хуҗаларына «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды» тарафыннан Яшел Үзән районында һәм шәһәрендә төзелгән йортлардан торак алу мөмкинлеге бирелә. Фатирларны сайлап алу буенча йомгаклау йортларны куллануга тапшырырга бер ай кала ясала. Шуңа, авария хәлендәге биналарның барысын берьюлы урнаштырырга мөмкин түгел, – дип аңлата ЯҮМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Матвеева. – Программа кысаларында, әлеге коммерцияле булмаган оешма шәһәребездә 1793 фатирлы 11 йорт төзеде һәм аларга авария хәлендәге торакларыннан 1122 гаилә күченде.

 Спортсменнарны зурлап
Районыбызда туып үскән һәм аның данын дөньяга таныткан спорт­сменнарыбыз турында, аларның зур уңышлары буенча ишетеп һәм зәңгәр экраннардан күреп булса да, беләбез. Алар Андрей Ларьков һәм Мария Петрова (Белобородова).
Андрей Ларьков – чаңгы ярышлары буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, 2015 елның Россия Чемпионы, 2015 елгы Бөтендөнья кышкы Универсиадасының өч тапкыр Чемпионы, 2017 елда Лахти шәһәрендә узган Дөнья Чемпионатының көмеш призеры һәм 2018 елда Пхёнчханда узган Олимпиада уеннарының көмеш призеры.
Мария Петрова – авыр атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россия һәм Татарстанның җыелма командасы әгъзасы, Россия, Европа һәм Дөнья Беренчелеге һәм Чемпионатлары  призеры.

Утырышта, социаль мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән куллану буенча Яшел Үзән Советының даими комиссиясе рәисе Альбина Динмөхәммәтова, горурлыгыбыз булган спортсменнар алга таба да Яшел Үзән районында яшәүләрен һәм эшләрен дәвам итсен өчен, аларга йорт салу максатында җир мәйданы бүлеп бирү мөмкинлеге турындагы тәкъдим белән чыкты.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм
 Районыбызның Башкарма комитеты  тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен башкарылачак чаралар планы – «юл картасы» –  төзелгән һәм расланган иде.  
– Районыбыз эшмәкәрләренең реестры булдырылды һәм ул хуҗалык эшчәнлеге алып баручылар белән тулыландырыла, – дип сөйләде үзенең чыгышында «Яшел Үзән» инвестиция үзәге» җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алексей Соловьев. – Бүгенге көндә реестрга 1464 субъект теркәлгән. Теләк белдерүчеләргә заявкаларны формалаштыруда, ярдәм юнәлеше буенча сайлау конкурсларында катнашу өчен бизнес-план әзерләүдә  булышабыз. Форумнар, конкурслар, семинарлар һәм башка төрле чаралар турында һәр эшмәкәргә алдан шәхси хәбәр ителә. Консультацияләр, гамәлдәге дәүләт ярдәмнәре буенча аңлату очрашулары «Яшел Үзән» инвестиция үзәгендә һәм башка мәйданнарда оештырыла. «Бизнес-десант» чарасында районыбызның 85 эшмәкәре катнашты. ТР эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге, Регионның лизинг компаниясе, Кече һәм урта эшмәкәр банкының Казан филиалы, ТР Гарантия фонды вәкилләре, барлык аңлатмалар һәм сорауларга җавап биреп, ел дәвамында үз товарлары презентациясен уздыра.
Шәһәр һәм район эшмәкәрләре ел саен республика һәм федераль ярдәм программаларында катнаша. Узган ел  Лизинг Грант программасы буенча  12 бизнес-проект бюджеттан лизинг түләүләре компенсациясенә 14,5 млн.сумлык субсидия­ләнгән. Социаль эшмәкәрлекне үстерү программасы буенча безнең эшмәкәрләрнең 4 проекты 1,5 млн.сумлык финансланган. «Яңа башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм» программасы буенча районыбыздан 5 КФХ катнашкан, 2 КФХ җиңгән (җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнүчеләр Гөлназ Вәлиуллина һәм Ленар Муллаҗанов).
Иң үзәккә үтә торган кәгазь эшләре буенча да уңай якка үзгәреш­ләр кертелгән. Төзелешкә рөхсәт бирү кебек муниципаль хезмәт өчен хәзер 7 эш көне билгеләнгән, ә реклама конструкцияләренә рөхсәт көтү бер айдан 13 көнгәчә кыскарган. Эшмәкәрләргә билгеләнә торган штраф суммалары да киметелгән, катгый җәзага караганда профилактика һәм кисәтү чараларына өстенлек күбрәк бирелә башлаган.
Яшел Үзән эшмәкәрләренең 109 кешедән торган Ватсап төркеме дә бар. Биредә аларга кызыклы булган мәгълүмат урнаштырыла. Ай саен бизнес вәкилләре белән «галстуксыз» тематик очрашулар оештырыла. Якын арада ул 14 сентябрьдә Да Винчи ресторанында булачак. Бу юлы анда ничек итеп бик түбән, еллык 6,5 процентлы залогсыз кредит алып булуы турында сүз барачак. Теләүчеләр булса, рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев