Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сессиядә лаеклылар бүләкләнде

Горький исемендәге мәдәни үзәктә Зеленодольск муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш 19нчы, шәһәр Советының 18нче сессиясе узды.

Төп сорауларга керешкәнче, традиция буенча, район үсешенә зур өлеш керткән, эшчәнлеге белән аерылып торучыларга ра йон башлыгының Мактау гра мотасы тапшырылды. Алар арасында Кече Шырданны күтәрүдә гаять зур өлеш кертүче Асия Гобәй дуллина да бар. Һәм шушы көннәрдә генә Асия Гобәйдуллина җитәкчелегендәге «АКВЕДУК» оешмасы «Ел хәйриячесе – 2021» исеменә лаек булуы турында шатлыклы хәбәр килеп иреште.

Бу аның туган авылын – Кече Шырданны торгызуга багышланган дистә елга якын нәтиҗәле хезмәт җимеше. Бу – бөтен республиканың шушы ханымның эшен югары бәяләве дигән сүз. Котлыйбыз!


Сессиядә 19 мәсьәлә каралды һәм Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиевның үз вазифасыннан алда китүе турында да билгеле булды.
Мин Ильяс Рәсим улына уртак хезмәтебез өчен рәхмәт белдерәм, ул көчле җитәкче буларак Яшел Үзән районы өчен бихисап эш башкарды, күп өлкәләрдә уңай динамика күзәтелде, – диде район башлыгы Михаил Афанасьев.


Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Ильяс Ганиев шә һәр һәм республика хакына төзелеш тармагының федераль структурасында башка вазифада эшләячәген аңлатты.


– Яшел Үзән минем өчен якын районга әверелде. Без Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге зур һәм көчле команда белән эшләдек, мин бик кыйммәтле тәҗрибә тупладым, тормышымның мөһим этабын уздым. Мин Сезгә, Михаил Павлович, ышанычыгыз, ярдәмегез, төпле киңәшләрегез өчен рәхмәт белдерәм, диде ул.


Ильяс Ганиев район Башкарма комитетын 2020 елның октяб реннән җитәкләде. Шулай ук Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты Артур Камалиевның да Казан башкарма комитетына эшкә күчүе билгеле булды. Ул 2020 елдан Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе булды.


Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча беренче урынбасар булган Александр Старостин башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев