Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Серголылар Яшел Үзәнне котлый

Хөрмәтле серголылар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле дуслар!

 

Татарстан Республикасы көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!

Моннан 30 ел элек  Татарстан тарихының яңа  бите ачылды. 1990 елның 30 августында  республиканың Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенлыгы турында  декларация кабул итте. Бүген безнең республика – куәтле, көчле регион,  елдан-ел  дөньяда  танылу ала бара, һәм монда, сүз дә юк,  безнең һәркайсыбызның өлеше бар.

«ПОЗиС» (POZIS) АҖ һәм аның хезмәткәрләре туган Татарстаныбызның икътисади  муллыгын һәм социаль тотрыклылыгын ныгытуга зур өлеш кертә. Бүген завод югары конкуренциягә сәләтле  продукция, уникаль машина төзелеше җиһазларын җитештерә, производствоны модернизацияләү буенча эре масштабтагы проектларны тормышка ашыра, сату географиясе чикләрен киңәйтә.

POZISның сыйфатлы, заманча  продукциясе базарда -  лидер, һәм моны  миллионлаган  сатып алучылар һәм файдаланучылар дәлилли. Тиздән алар тагын да күбәя, чөнки POZIS гамәлдәге суыту  производствосы  куәтләрен  икеләтә арттыру  буенча глобаль  инвестпроектны тормышка ашыра башлау  алдында тора.

Без үз продукциябез, заводның кичәге һәм бүгенге коллективы белән горурланабыз. Кешеләребезнең  патриотизмында шигебез юк: алар моны  көндәлек фидакарь хезмәте белән  раслап тора. POZIS коллективының  бердәмлеге һәм профессионализмы Яшел Үзән, Татарстан һәм Россиянең муллыгы өчен  яңа үрләргә  менәргә  һәм зурдан-зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк дип саныйбыз!

Сезгә  ихлас күңелебездән  нык сәламәтлек,  оптимизм, муллык, Ватаныбызның күп милләтле халкы байлыгын арттыруда  яңа уңышлар телибез! Бәйрәм белән!

Радик Хәсәнов,

"ПОЗиС" (POZIS) АҖнең генераль директоры

Константин Антипов,

профсоюз оешмасы  рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев