Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Серго исемендәге заводның яшьләр лидеры немец поездларын юлдан чыгара

1943 елның 3 августында РСФСР, Белоруссия һәм Украинаның оккупацияләнгән территорияләрендә совет партизаннары "Рельс сугышы" операциясен башлый.

Анда Серго исемендәге заводның комсомол лидеры Иван Заикин үз ролен уйный. Яшел Үзәнгә ул 30нчы еллар башында Орловщинадан килә. 1942 елда Заикин ВЛКСМ Татарстан өлкә комитеты секретаре була. Аны Белоруссиягә, "Железняк" легендар партизаннар бригадасына җибәрәләр.

Заикин характеристикасыннан: «1943 елның июленнән сентябренә кадәр дошманның тылында партизаннар хәрәкәте Үзәк штабының мөһим заданиесен үтәде. Бер үк вакытта үзен яшь партизаннар һәм оккупацияләнгән территорияләр халкы арасында яхшы агитатор һәм пропагандачы итеп күрсәтте".

1944 елның язында, засадага эләккән иптәшләрен каплап, Иван Заикин һәлак була. Сугыштан соң, 1975 елда, геройның көлен Минск өлкәсенең Солигорск районында, ""Скорбящая мать" комплексында җирләгәннәр.

1978 елдан Яшел Үзәндә Светлая урамы Иван Заикин исемен йөртә башлый.

Фото: "Электронный Солигорск"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев