Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сергей Осипов Яшел Үзән хастаханәсендә йогышлы авырулар бүлеген төзү мәсьәләсен күтәрде

“Яшел Үзәннән дә пациентларны китерү Республика хастаханәсенә эш йөкләнешен арттыра”, - ди сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

Йогышлы авырулардан дәвалау урыннарына кытлыкны хәл итү өчен, Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә инфекцион авырулар бүлеген төзү мәсьәләсе күтәрелде. Бу хакта бүген Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә узган киңәшмәдә Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтте.

Биредә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянең күчмә утырышы үтте.

Сергей Осипов сүзләренчә, хәзерге вакытта Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә төрле инфекцияләрдән дәвалау буенча эш күләме бик зур. “Бүген Яшел Үзәндә йогышлы авырулар хастаханәсе, инфекцион бүлек тулысынча ябык. Васильево участок хастаханәсе базасында зур булмаган бүлек төзелеше эше башланган иде, тик ул төгәлләнмәде", - диде.

"Яшел Үзәннән бүген бөтен пациентлар Казанга китерелә. Юллар яхшы, ара ерак түгел, әмма бу Республика хастаханәсенә эш йөкләнешен арттыра”, - ди ул. Яшел Үзәндә 20 ятакка исәпләнгән йогышлы авырулар бүлеге төзелеше кытлык проблемасын җиңеләйтер дип көтелә.

 Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе дә тирә-яктагы районнардан пациентларны үзенә кабул итәргә мәҗбүр.

«Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев