Үсентеләрне тәрбиялибез
Урамда гына түгел, өйдә дә яз исе килә, тәрәз төпләребездә уңган хуҗабикәләрнең яшелчә үсентеләре матур гына үсеп килә башлады.
Аеруча кояш карый башлагач, үзгәреш сизелә. Чөнки рассадага кояш нуры бик кирәк. Лампа яктысы гына ярдәмгә килми, чөнки кояш яктысында үсемлекләр ныграк булып үсә.
Су сибү тәртибе дә булырга тиеш. Иң әүвәл дымлылыгын тикшереп тору мөһим. Бер чеметем туфракны кулыгызга алыгыз, таралып китсә, су сибәргә вакыт дигән сүз. Таралмый икән, сабыр итегез. Төпләрен йомшартып торырга да онытмагыз. Болай эшләгәндә тамырга кислород керә һәм рассадаларыгыз ныграк булып үсәчәк.
Помидор үсентеләре күчереп утыртуны, баклажан белән борычка караганда, яхшырак кичерә.
Алия Гаязова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев