Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үсентеләр утырттыгызмы?

Орлыкларны өч этапта чәчәләр. Иртә чәчү вакыты 10 февральдән 10 мартка кадәр дәвам итә.

Бу вакытта теплицалар өчен борыч, баклажан, помидор чәчелә, иртә өлгерүчән ак кәчәнле кәбестә, тамырлы сельдерей орлыклары да җиргә төшә. Үсентеләрне тәрәзә төпләрендә, җылытылган балкон һәм верандаларда үстерергә мөмкин.Икенче этап – 15 марттан 10 апрельгә кадәр. Бу вакытта уртача өлгерүчән ак кәчәнле кәбестә, помидор, борыч, баклажан, кыяр, карбыз, кавын, башлы суган, брокколи, кызыл кәчәнле, чәчкәле, Пекин һәм Брюссель кәбестәләре, аш чөгендере утыртыла. Әлеге чорда һава җылына башлаганлыктан, үсентеләрне парникларда, теплицаларда чәчәргә була. Андагы җирне тиресле салам кебек органик матдәләр белән баету файдалы.
Соңгы этап – 25 апрельдән 20 майга кадәр. Бу вакытта соң өлгерүчән кәбестә төрләре, кыяр, ташкабак, патиссон җылытылган теплицаларга, парникларга чәчелә.
Үсентеләрне 10 июнь тирәсендә генә түтәлгә күчереп утыртырга киңәш ителә.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рассада

2
X