Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сеңлем мине кәкре каенга терәтте

...Вәт шундый хәлләр дә була икән, кызлар!

Син туганнарыңа бөтен йөрәгең белән, ә алар үзләрен генә кайгырта. Бу хатны башкаларга гыйбрәт булсын өчен язарга булдым. Ул бит минем якыным, дип ыштаныгыздан чыгып төшмәгез, авыз ачып калырсыз минем кебек. Бертуган сеңлемнең дә кем икәнен белмәгәнмен...

Мин унҗиде яшем тулгач ук Казанга киттем. Институтка укырга кердем, Карамалы Тауга, электричка йөреп торса да, атна саен кайтып йөрмәдем, эшләргә, әзме-күпме үз акчамны булдырырга тырыштым. Аннары инде кайтулар тагын да сирәгәйде.
Сеңлем Айгөл мәктәпне тәмамлаганнан соң читкә китмәде, Яшел Үзәнгә йөреп бухгалтер курсларын бетерде дә, Вязовойда гына калды. Тиз генә кияүгә дә чыгып керде. Аерылып кайткач, әти-әни белән яшәде.

Безнең хуҗалыгыбыз, йорт-җиребез һәрвакыт әйбәт булды, чөнки әти вакытын бушка үткәрә торган кеше түгел иде, гел нәрсәдер эшләде, корды, бер дә тик тормады. Сыер да, сарыклар да асрадылар, кош­ларны әйтмим дә инде. Иртә таңнан тирә-юньдәгеләргә йокы бирми торган әтәчебез генә дә ни тора! Хуҗалык тотарга урыныбыз бик уңайлы – кырый йорт. Пенсиягә чыккач әти умартачылык һәм бакчачылык белән тирәннән шөгыльләнә башлады. Артта төрле төсләргә буялган унбишләп умарта ояларын тезеп куйды. Ялга чыккач әни дә кул кушырып утыр­мады, парлашып хезмәт иттеләр. Сеңлем хуҗалык­та аннан-моннан булышкалады инде шунда, шәхси тормышы белән эше арасында вакыт тапканда. Башка кияүгә чыгарга җыенмады, балалары юк. Ел саен Төркиядә ял итә, тормыштан ала алганны алып, яшәүнең ямен һәм тәмен татып яши.

Алты ел элек әтиебез үлеп китте. Бер мизгелдә. Сәламәт һәм тормыш тулы иде әле үзендә. Әмма тромб өзелгән диделәр. Уйламаганда-көтмәгәндә әтисез калдык. Умарта кортлары белән яшь җимеш бакчасы калды. Умарталарын бер елдан саттык, ә терлек-туарларны әни асрады әле. Ул эшсез тора алмады, хезмәт әти үлеме кайгысыннан, үкенеч һәм күз яшьләреннән дә әзме-күпме аралый иде. Бу зур югалтудан соң әни дә бетереште, бирешмәскә тырышса да, еллар үзенекен ала.

Узган көз башында хәле начарланды һәм мин шунда ук кайтып, әнине үзем яныма алып киттем. Рес­публика клиникасында тикшеренү узды. Табиблар җитди берни дә тапмады. Күбрәк ял итәргә һәм азрак эшләргә киңәш иттеләр. Әмма, бик кызганыч, декабрь башында әни дә арабыздан китеп барды. Ике тапкыр көчле инсульттан соң тернәкләнә алмады. Әти белән янәшә җирләдек. 43 ел бергә гомер иттеләр, инде мәңгелектә дә бергә...
Җиделәрен уздыргач, мин дә Казаныма кайтып киттем. Алга таба ничек яшәү, милек бүлешү турында сүз кузгатмадык. Кайгы баштан ашкан иде, нинди мал турында уйлау. Әти йорты әле кичә генә ышаныч, таяныч бирүче туган нигез иде һәм менә бушап калды. Анда әни дә юк, әти дә юк. Бик авыр һәм йөрәк әрнеткеч. Ярты ел узды, мирас хокукына басарга вакыт җитте. Айгөл миңа кайтырга кушты, чакырды, ә мин кайтмадым. Милек турында кайгыртыр чагым түгел иде. Нинди мал бүлешү, мин нәрсә, бертуган сеңелкәшем белән әти-әни нигезен, уртак туган йортыбызны бүлешергә саран һәм комсыз кеше түгел бит инде. Мин варислыктан баш тарттым да, оныттым, бу турыда уйламадым да, борчылмадым да. Ә юкка...
Бер көнне эштән кайтып килгәндә классташым Римма дәшеп туктатты. Каян танып алгандыр, аны очратуыма шатландым. Кафега кереп утыр­дык, икебезнең дә сөйләшәсе килә, мәктәп еллары, яшьлек, туып-үскән урыннар турында. Римманың әнисе әле исән, Вязовойда яши һәм ул аның янына кайтып йөри.

– Кайгыңны уртаклашам, кыз, әти-әниеңнең иртә китеп барулары бик аяныч, әле яшәргә дә яшәргә иде бит, – дип башлады Римма. – Кайтканың бармы соң, Айгөлнең ничек яшәвен беләсеңме?

– Әйе, телефоннан сөйләшәбез, тик күптән кайт­каным юк.

Ә ул миңа ышанмыйча карап тора.

– Сеңлең өй туе уздыр­ды, анда да кайтмадың чтоли? – ди исе китеп.
– Нинди өй туе?
– Ничек инде нинди? Әллә чынлап та белмисең инде? Сеңлең Яшел Үзәнгә күченде бит, өй алды, яңа машина алды. Син нәрсә инде, ач күзеңне, дөнья бу! Мондый булсаң сине дә сатып җибәрерләр, белми дә калырсың! Вот дает, ә!
Римма белән очрашудан соң өйгә аңгы-миңге кайттым. Ничек инде өй? Ничек инде машина? Ә акча каян алган? Ә мин нигә белмим?

Яшел Үзәндә банкта эшләүче классташым Аняга шалтыраттым. Аңа барысын да сөйләп бирдем.Тыңлады да:

– Син банкта акча сак­лаучыларның серен сак­лау турында ишеткәнең бармы?
– Йә инде, дус булсаң дус бул, – дип ялындым мин, – беркемгә дә әйтмим бит инде мин!
– Авырыр алдыннан дүрт миллион күчерде. Все. Башка бернәрсә дә әйтмим.

Трубканың теге башында «пи-пи» тавышы ишетелде. Мин шыр тиле кебек башымны учлап утырам: «Авырыр алдыннан дүрт миллион күчергән! Менә бит ничек! Ә мин беркатлы милектән баш тарттым. Миңа берни дә кирәкми, имеш. Ә мине әнә ничек кинули! Рәхмәт инде, әни! Әлбәттә, кемгә кирәк ул иске йорт, яңасы – яхшырак. Машина да яңасы яхшырак! Вәт сеңлем, рәхмәт инде сиңа да! Нинди башлы икәнсең! Бар мөлкәтне сатып, әни күчергән миллионнарны да өстәп шәһәрдән йорт алу шәп инде ул!»


Нишләргә соң? Нәрсә дә булса эшләргә кирәктер инде. Хәзер минем өмет эчке эшләр бүлегендә җитәкче урынбасары кәнәфиен биләүче бик яхшы танышымда гына. Бу хәлдә ул гына ярдәм итә ала миңа.
Менә, җәмәгать, сез дә беркатлыгыгыз аркасында шундый тишек көймәгә утырып калмагыз!

Резедә дип белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер сездэ генэ тугел андый хэллэр, минемдэ баштан узды инде ул. Мин талашып йэрмэдем алар совестендэ дидем дэ оныттым.