Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәдаканы ничек тотарга?

Үлем турында гел белеп, ишетеп торсак та, үзебезгә кагылмас төсле тоела. Ә бит үлем безне һәрвакыт сагалап кына тора. Беркем дә аның кайчан киләсен белми.

– Мәет юган кешегә акча бирәбез. Ул аны ничек тотарга тиеш?
– Миңа Кавказ якларында булырга туры килгән иде. Анда мәетне туганнары юа. Барлык кирәкле әйберләр мәчеттән бирелә. Без мәетне үзебез юарга тиеш, юмыйбыз икән инде, ә бу эш бер дә җиңел түгел, сәдакамы ул, әллә рәхмәт йөзеннәнме, монысы мөһим түгел, акчасын бирәбез. Мәетне юмый күмәргә ярамый һәм мондый изге эш башкаручыларга рәхмәттән башка сүз юк. Ничек тотарга дигәндә, үз ихтыяҗына инде. Сәдака булмаган акчаны да харамга тотарга ярамый.

– Бу сорау мәет җирләүгә кагылмый, шулай да, укучыларыбыздан килеп ирешкәч, җиткерәсе килә. Гашура көнендә ураза тоту сөннәт. Шул көнне коръән ашына чакыргач та, бармыйча булмый. Уразаны соңыннан, башка көнне тотсаң дөрес буламы?
– Рамазан уразасын тоту – фарыз, ә Гашура көнендә тоту – сөннәт. Шуңа күрә, бу ирекле әйбер, кеше өстенә шәригать фарыз гамәлен йөкләгән кебек, сөннәт гамәлен йөкләми. Үзебезгә килгәндә, Гашура көннәрендә өйдә мәҗлесләр үткәрмибез. Башка көнне тоту дөрес булмый. Гашура көне алдыннан, үз көнендә һәм өченче көнендә тотсаң әйбәт. Дөрес түгел дип тә әйтә алмыйм, ул ихтыярыгызда. Мөселман кешесе өчен уразаны атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе, айның уртасында өч көн тоту сөннәт. Нәфел уразаларын тотуның савабы зур, тотмауның гөнаһысы юк.

– Рөстәм хәзрәт, төпле җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.
Ә без укучыларыбыздан динебезгә кагылышлы сораулар кабул итәбез һәм аларга, һичшиксез, газетабыз аша җавап бирәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев