21 декабрьдә биш кешелек гаилә - өч кечкенә балалы ир белән хатын Казандагы бер сәүдә үзәгендә спорт товарлары сатылучы кибеткә килә. Көтмәгәндә 10 яшьлек малай башына боксчы грушалары төягән стеллаж ава. Тән җәрәхәтләре алган бала хастаханәгә озатыла. Аның хәле авыр дип бәяләнелә.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 2 нче бүлеге "в" пункты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак - интертат.ру.
Нет комментариев