Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сөбханаллаһ диярлекләре бар

Бакырчыга кабат бәйрәм рухы иңде. Монысы аеруча кадерле, күңелне сафландыручы, иман байлыгын ныгытучы чара иде. Биредә зурлап Мәүлид бәйрәмен уздырдылар.

Суфия апа Бәхтиярова нәкъ бер ел элек ачылган яңа мәчеттә шушы зур бәйрәмне үткәрү теләге белән янып яши. Әнисенең ниятен улы Рафикъ Бәхтияров тормышка ашыра. Һәм оештыручылар үз казаннарында гына кайнап калмыйча, тирә-күрше авыллардан да, Яшел Үзәннән дә кунаклар чакыра. Авылга нур чәчеп торган иман йортына халык өйлә намазына кадәр җыелды. Дин нигезләрен укырга мәчеткә йөрүче балалар да бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгән, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көненә багышлап, шигырьләр өйрәнгән. Яңа ел якынлашканда Рафикъ абыйлары, балаларны шатландырып, баллы бүләкләр дә өләште.
Барча халык өйлә намазын укыганнан соң, сый-нигъмәттән тулып торган өстәл артына утырып, тәмле ризык­лардан авыз итте. Табын артында район имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин оялу һәм гаилә кору кебек җитди темаларга үтемле вәгазь сөйләде.
– Кылган начар гамәлләребез өчен кешедән оялуыбыз, ким-хур булмыйк дип тырышуыбыз да юктан гына барлыкка килмәгән. Бу гадәт динебездән. «Оялу – Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләк» дигән әйтем дә бар халык телендә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтен карасак та, «Кешеләрдән оялмаган – Аллаһтан оялмас», «Оялу – иманның бер тармагы» дигән хәдисләр табабыз, – диде ул.
Бу бәйрәм тагын бер кат Бакырчы халкының бердәмлеген, авыл килен-кызларының уңганлыгын, иганәчеләрнең юмартлыгын күрсәтте. Кечкенә генә авылда шулай гөрләп эшләп килүче мәчетләр булганга шатланырга гына кирәк. Бу көнне дә килгән һәркем, Сөбханаллаһ дип, соклануын яшермәде.

Мәүлид бәйрәменнән – ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам Мәчет Яшел Узэн районы Маулид иман

2
X