Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сбербанктан клиентлар турында мәгьлүмат югала

Бөтендөнья челтәрендәге форумнарның берсе Роскомнадзор тарафыннан ябылган иде, чөнки биредә банк клиентларының шәхси мәгълүматлары сатылуы турында белдерү пәйда булган. "Коммерсант" газетасы язганча, бу сатучылар 60 миллион кредит карталары турындагы төгәл мәгълүматларга ия.

Боларның чынлыгына инандыру өчен 
сатучылар чын сатып алучыларга базадан 200 юллык өземтәле мәгълүмат тәкьдим итәләр. Бирегә төрле шәһәрләрдә яшәүче 200 кешенең карталары, шунда сакланылучы акчалары турында шактый саллы хәбәр тупланган. Әлеге мәгълүматлар белән танышканнан соң, белгечләр аларны чын дип таный. Бу-банк секторында яшерен мәгьлүматларның фаш ителүендә иң зур күрсәткеч. 
- Үзәк банкка якын чыганак әйтүенчә, база белән эшләүче генә мондый мөмкинлеккә ия, Димәк, банкта эшләүче берәү тараткан аны, - диелә хәбәрдә. 
Шул ук вакытта, Саклык банкыннан урланган мәгълүмат, җинаятьчеләргә картадан акча күчерергә мөмкинлек бирмәячәк, дип хәбәр итәләр, чөнки анда CVV (картаның икенче ягында өч саннан тора) кодлары юк. Шулай ук, карталар белән бәйле барлык операцияләр телефонга җибәрелә торган бер тапкырлы смс-пароль белән раслана. 
Банкта әлегә бу мәгълүматның чынлыгы турында берни дә белдермиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев