Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлаучылар “Бердәм Россия” сәяси партиясе праймеризында актив катнаша

Татарстан Иҗимагый палатасы палатасы вәкилләре бүген Яшел Үзән, Питрәч һәм Биектау районнарындагы сайлау участокларында булган.

Татарстан сайлаучылары "Бердәм Россия” сәяси партиясенең праймеризында актив катнаша. ТР Иҗтимагый палатасының  гражданнар җәмгыяте институтлары үсеше, иҗтимагый советлар белән эшчәнлек комиссиясе рәисе Валентин Паймухин партиянең матбугат үзәгендәге очрашуда шул хакта әйтте.

Алар бүген Яшел Үзән, Питрәч һәм Биектау районнарындагы сайлау участокларында булган.

“Сайлау участокларында 5-6 кешелек чират җыелган. Без моны көтмәгән идек, активлык зур. Сайлау участокларында 4-5 сайлау кабиналары урнаштырылган”, - диде Валентин Паймухин.

Бигрәк тә Биектауда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен сайлау кабинасы булуны ул югары бәяләде. Бар  җирдә дә праймериз югары дәрәҗәдә оештырылган. Димәк, кешеләр Дәүләт Советында кемнәр булачагына битараф түгел, дигән фикердә Иҗтимагый палата вәкиле.

ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә Иҗтимагый үзәк җитәкчесе Артур Мустаев та сайлау участокларында кешеләрнең күплеген билгеләп үтте.

“Праймериз бик үзенчәлекле формат. Бу партиянең ачык булуын күрсәтә. Тавыш бирергә килүчеләрдән сораштык: алар участокка үз теләкләре белән килгән, аларны берәү дә мәҗбүр итмәгән”, - диде Артур Мустаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X