Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау иреге – синең мөмкинлегең

26 май – барлык муниципаль районнарда «Бердәм Россия» партиясенең  ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча  алдан тавыш бирү көне.

«Бердәм Россия» – үзенең эшчәнлеген ачыграк һәм аңлаешлырак итү өчен праймеризлар уздыручы бердәнбер партия. Кандидатларны халык белән аралаштырып, дөрес сайлау мөмкинлеге бирә. 
Яшел Үзән муниципаль районында алдан тавыш бирүләрдә Тыгин Александр Васильевич (районыбыз башлыгы), Егоров Иван Михайлович («Ак Барс» Холдинг компаниясе»нең генераль директоры), Тимергалиева Рүзилә Равил кызы («Березка» компанияләр төркеме» генераль директоры) – Сәйдәш сайлау округы һәм Батков Федор Сергеевич (ТР биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе) – Волжский округыннан  кандидатуралары катнаша. Алар инде халык белән аралашып, алга таба үзләренең якты планнары белән уртаклашты.
– Үсешнең әһәмиятле нокталарының бик күпләргә билгеле булуына иманым камил, – ди Александр Тыгин. – Беренчесе – шәһәр мохите. Уңайлы шәһәр мохите яхшы икътисадны тудыра. Икенче нокта – ул ТОСЭР. Өченчесе – муниципальара агломерациясе үсеше. Мөһим мизгел – үзара мөнәсәбәтләребезгә тулы ревизия: яр буйлары торышы, ташланган дача участоклары һәм ниһаять, бакча ширкәтләренә бару юллары гына түгел, ә аларның эчке инфраструктурасы да.
Рүзилә Тимергалиева, шулай ук, үзенең уйлары белән бүлеште:
– Мин – эш кешесе! – диде ул. – Яшьләр өчен уңышлы перспектива – эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа әзерләү. Шуңа күрә, минем алга куелган максатларымның берсе – яшьләр өчен эшмәкәрлек буенча курслар ачу. Әмма яшьләргә эшмәкәр булуның, акча эшләү генә түгел, ә капитал салуның да мөһимлеген аңлатырга кирәк.    
Яшел Үзән районы территориясендә 15 сайлау участогы эшләячәк: аларның 8е – авыл җирлекләрендә, 7се шәһәрдә урнашкан. Безнең мәнфәгатьләрне Дәүләт Советында якларлык кандидатура өчен тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланмый калмыйк – 26 май көнне тавыш бирик. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X