Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлап тавыш бирәбез

Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль конкурста катнашу өчен скверны яшел үзәнлеләр үзләре сайлый ала.

2020 елда  төзекләндерү һәм матурлау өчен өстенлекле булган җәмәгатьчелек урыннарын сайлап алу буенча «Уңайлы шәһәр мохитын формалаштыру» федераль проектының рейтинглы тавыш бирүе старт алды. Шулай итеп, тавыш бирү өчен Яшел Үзәндә өч объект сайлап алынды: Николай Алтынов скверы, А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей скверы  һәм «Каенлык» («Березовая роща» – балалар Мәйданы).
Тавыш бирү өчен  https://open.tatarstan.ru/polls/  сылтамасы буенча «Госуслуги РТ» порталыннан логин һәм пароль ярдәмендә системага керергә, исемлектә Яшел Үзән районын сайлап алып, үзегезгә ошаган объект өчен тавыш бирергә. Икенче юлы да бар: шулай ук «Госуслуги РТ» сайты буенча кереп, аннары «Открытый Татарстан» – «Опросы жителей» – «Объекты 2020 года программы приоритетного проекта «Формирование комфортной городской среды» – «Пройти опрос» баскычларын узарга.

ЯҮМР Советы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев