Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәүдә үзәгендә 9 ай йөкле хатынны кыйнаганнар

Сәүдә үзәгендә җыештыручы булып эшләүче хатын сатып алучыга һөҗүм итә.

Вакыйга 3 декабрьдә Кемерово шәһәрендә була. Зыян күчүче 26 яшьлек хатын Кемеровода яши. Ул бәдрәфкә керә, бу вакытта анда җыештыручы хатын эшли. Ул йөкле хатынны куып чыгарырга маташа. Йөкле хатын бәдрәфтән чыга, ишекне каты итеп яба. Җыештыручы хатын ярсый, йөкле хатынга йодрыклары белән ташлана, битенә йодрыгы белән суга, чәчен төбеннән умырып ала. Йөкле хатын өзеп алынган чәчләрен күрсәтеп фото төшерә һәм социаль челтәрләрдә күрсәтә. Аның йөзендә кан таплары да күренә.

Зыян күрүче хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кемерово буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, вакыйганың шаһитларын эзлиләр. Йөкле хатынга судмедэкспертизага юллама биргәннәр.

Җыештыручы хатынга 41 яшь, ул йөкле хатынның корсагын күрмәгәнен, аның үзенә һөҗүм итүләрен әйтә.

Бәдрәфтә ни булганын хәзер хокук саклаучылар ачыклый, Тикшерү комитеты да эшкә кушылган, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев