Сәүдә үзәгендә 23 яшьлек кызны көчләгәннәр
***
Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә хатын-кызны көчләгәннәр. Якынча мәгълүматлар буенча, аңа 23 яшь, "Вкусно и точка" тиз туклану ресторанында эшли.
Яшь кыз чүп ташлар өчен подсобкадан чыга һәм юлында сәүдә үзәге хезмәткәрен очрата. Тегесе аңардан эшкә кайчан урнашуы турында сорый һәм, күрше бүлмәгә узып, эшкә кагылышлы нәрсәдер турында фикер алышырга чакыра. Шушы бүлмәдә ир-ат аны көчли. Биредә камера булмый.
Шикләнелүче ир-атны тоткарлыйлар, әмма кыз аны танымый. Хокук саклау органнары әлеге эшне контрольгә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев