Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Сау-сәламәт булыгыз! Сез безгә бик кирәк ": коронавирус вакытында россиялеләрне өлкән күршеләргә ярдәм итәргә өндиләр

Өлкән яшьтәгеләр өчен үзизоляция режимын саклау аеруча мөһим. Аларга сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәмгә битараф булмаган күршеләрне өндиләр.

Ләкин өлкән яшьтәге ялгыз кешегә нишләргә соң? Аларга азык-төлек, дарулар кирәк - ә кибетләрдә һәм даруханәләрдә алар авыру йоктырырга мөмкин. Мәрхәмәтле россиялеләрне бу көннәрдә картларга ярдәм итәргә чакыралар. Игелеклелек өчен сервис Добро Mail.ru түбәндәге плакатны ясады, аны һәрбер битараф булмаган кеше үз подъездында элеп куя ала. Азык-төлек яки дарулар сатып алу белән ярдәм итәргә кирәк булган өлкән яшьтәге кешеләр аның турында күршеләрдән сорый алачак, ә күршеләр яхшы эш өчен берләшәчәк.

- Әбиләр белән бабайларны куркыныч астына куймас өчен, без фатир ишеге янында азык-төлек һәм дарулар калдырырга тәкъдим итәбез. Әгәр дә подъездда ярдәмгә мохтаҗлар булмаса, кулланучылар һәрвакытта да “Добро”дагы ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә булыша ала - проектларга сылтама qr-кодта беркетелгән, - ди плакат авторлары.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен проблемалар килеп чыкканда 8 - 800 - 234 - 11 кайнар линиясе булдырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев