Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сатар өчен саклаган

Спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш барса да, кыек гамәлләр әледән-әле ачыкланып тора.

Октябрь аенда гына бер яшел үзәнленең фатирында полиция хезмәткәрләре 54,03 литр спиртлы эчемлек табып алган. 
Әлеге продукциядә Россия Федерациясе законнарында каралган маркировка һәм мәгълүмат булмаган. Бу суррогатны аның сатар өчен саклаганлыгы беленгән. 
Моның буенча Татарстан Респуб ликасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре административ хокук бозу турында эш кузгатып, тикшерү билгеләгән. Алынган эчемлек үрнәкләрен алар экспертизага җибәргән. 
Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Руслан Сөнгәтуллин билгеләвенчә, сыра һәм сыра эчемлекләреннән, сидра, пуаре, балдан тыш, бөтен алкоголь продукциясе маркировкаланырга тиеш, ягъни Россия Федерациясендә җитештерелгән алкоголь продукциясенә, экспортка чыгарылган спиртлы эчемлекләрдән тыш, федераль махсус марка сугыла.
Ә Россия Федерациясенә кертелгән (импорт) эчемлекләргә акциз маркасы куела.
Федераль махсус марка һәм акциз маркасы спиртлы эчемлекнең Россия Федерациясе территориясендә җитештерелүенең һәм (яисә) әйләнешенең законлылыгын раслый торган дәүләт документы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев